Абый белән энесе гел бәхәсләшәләр икән. Энесе бик ялкау, эшләргә иренә. Ялкаулыгының сәбәпләре дә, шуңа бәйле җаваплары да табылып кына тора.
– Менә син гел ашаганнан соң савыт-сабаларыңны юмый калдырасың, – дип әйтә икән абыйсы ашап өстәл яныннан киткәч. – Ә мин ашау белән юып куям.
– Ник юып торырга, барыбер пычрана бит ул.
Йокларга ятканда энесе чишенеп тормыйча гына ята икән. Абыйсы моңа аптырап:
– Энекәш, син нигә өске киемнәреңне салсалып та тормыйча йоклыйсың? Алай уңайсыз түгелмени?
– Ник чишенеп торырга, иртән тагын киенәсе була бит, – дип, тиз генә җавап биреп тә куйган энесе. Абыйсы исә, үчекләргә тырышып:
– Алайса син йокларга да ятып торма, иртән барыбер торасы була бит, – дигән.
Ялкау энесе абыеның бу сүзе белән килешмәгән:
– Абый, син дөрес әйтмисең. “Бер йокларга яткач, иртән торып та интекмә, барыбер кире ятасы була бит”, – дип әйтергә кирәк, – дип төзәтеп куйган.
Менә шундый гыйбрәтле тарих. Нәтиҗәсен үзегез ясагыз!
Фото: Марсель ИЛЬЯСОВның шәхси архивыннан.