Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
7 октябрь 2020, 23:59

Ирек ГАЛИН: ХӘЛӘЛ, ХӘРӘМ ҺӘМ “ЭТЛЕК”

Дуңгыз итен капкалыймынТөнлә – ут сүнгәч кенә.

Дуңгыз итен капкалыймын

Төнлә – ут сүнгәч кенә.

Пәрдәләргә кадәр тартам

Берәрсе күрмәс”, димә.

Дуңгыз хәрәм!

Ярамый дип,

Хәләл сата фермерлар.

Мин сатмыймын

Илһам килсә

Язам ...хәләл шигырьләр.

Мине төнлә кем күргән дә,

Фермерын кем тикшергән?

Хәләл” диеп сыйлана бир
Безнең кылган этлектән.
Белешмә:
Ирек Хәниф улы Галин Борай районының Сармаш авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем алгач, күрше Зур Бәдрәш урта мәктәбен тәмамлый. Һөнәрчелек училищесында водитель таныклыгы алып өч ай эшләгәч, армиягә чакырыла. Кытай чигендә һава һөҗүменә каршы саклану көчләрендә хезмәт итә. Армиядән соң Борайда, Бөредә, Төркмәнстанда эшли. 1983нче елдан башлап Уфада яши.
Әтисе Хәниф бакыйлыкка күчкәннән соң кулына каләм алып, шигырьләр, җыр текстлары яза башлый. Алар республика матбугатында, күмәк җыентыкларда даими дөнья күреп килә. Иҗатына гадилек, дуамаллык, бунтарьлык хас.

Фото: Ирек Галин
Читайте нас: