Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
30 сентябрь 2020, 01:44

Каешсыз йөргән өчен штраф түли башласаң, ыштансыз калачаксың.

Балалар яратуым аркасында сигез ел утырып чыктым!

* * *
Дуслык бит ул төрлечә була... Минем өчен эт – дүрт аяклы дус, ә каен өчен – өч аяклы дошман.

* * *
– Тормышлар ничек?
– Чебеннәргә ошар иде...

* * *
Чит галәмнәрдән килүчеләрдән куркырга ярамый, аларны күрүчеләрдән куркырга кирәк.

* * *
– Сезнең бу шаурмагыздагы итегез өргән идеме, мияулаган идеме?
– Ахмак сораулар биргән иде.

* * *
– Сез балаларны яратасызмы?
– Әлбәттә! Шуның аркасында сигез ел утырып чыктым!

* * *
Метро, пик сәгате. Салмыш мужик басып тора. Аның янында ике телсез-чукрак кыз кызып-кызып нәрсәдер сөйләшә. Вагон тартылып куя да, кызларның берсе терсәге белән ялгыш теге мужикка төртә. Ул, авырткан җирен угалап:
– Син, кызый, теге ни... Сүзләреңне чамалап сөйлә!

* * *
– Мин походка һәрвакыт үзем белән хатынымның фотосын алып барам. Тирә-якта күк күкрәп яшен яшьни, коеп яңгыр ява, бөтен җирдә пычрак, черки талый, ә мин фотога карыйм да, уйлыйм: “И, Ходаем, ничек рәхәт!”

* * *
Ирен сүгенүдән биздерү өчен хатыны аңа бер оятсыз сүз әйткән саен авызына бер таш кабарга киңәш бирә. Кич белән ире бүселгән авызын кулы белән каплап өенә кайтып керә. Аннан, телен көчкә әйләндереп:
– Хатын, фәләнеңне төгән итим, анда калган ташларны машинага төяп китерделәр.

* * *
Белдерү: “Теләге булганнарны гитарада уйнарга өйрәтәм. Алты кыллыда – 6 көн, җиде кыллыда – 7 көн.
* * *
– 18 яшь гомергә бер генә килә.
– Ә 81 яшь тагын да сирәгрәк.

* * *
Каешсыз йөргән өчен штраф түли башласаң, ыштансыз калачаксың.

* * *
Автосалонда бер ир “Майбах” янында йөри.
– Сезгә бәлки ярдәм итәргәдер? – дип сорый консультант.
– Багажнигына ничә капчык бәрәңге сыя?

Фото: drive2.ru
Читайте нас: