Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
30 сентябрь 2020, 01:06

Авылым мәзәкләре

Култык астыңда нәрсә бар?

Тапкыр җавап

Бер егет күл буена килә. Көн шундый матур була: күктән көләч кояш елмая, кемузардан ярышып кошлар, чикерткәләр сайрый. Тирә-якта бер генә җан иясе дә булмаганлыктан, анадан тума шәп-шәрә килеш кенә су керергә уйлый ул. Җәһәт кенә чишенә дә, киемнәрен яр буендагы куак төбендә калдырып, суга чума. Җаны хушланганчы, рәхәтләнеп су коенгач, кайтыр якны кайгырта башлый. Тик шулчак яр буенда бер кыз пәйда була һәм чирәмгә утырып, тын гына китап укырга тотына. Егетебез каушап, югалып кала: хәзер ничек итеп ярга чыгарга да, ничек кенә киенеп кайтып китәргә инде? Шулвакыт су төбендә аягына нәрсәдер тиеп киткәндәй була, караса, тутыгып беткән бер иске тас икән. Ул тасны алып “тиешле урынын” каплый да, ярга чыга. Бераз кыюланып, батыраеп та китә һәм кыз янына килеп сүз башлый:
Әй кызый, һәфтиягең бик калын күренә, шундый китаплар укыгач, син бик укымышлы кешедер инде? – дип сорый. Кыз бик исе китми генә:
Әйе шул! – дип җаваплый һәм елмаеп куя.
Егет кызыксынуын дәвам итә:
Шундый бик башлы кеше булгач, я әйт әле, мин хәзер нәрсә турында уйлыйм? – дип төпченә ул.
Кызый бу юлы инде түзә алмыйча, көлеп үк җибәрә һәм:
Сез әле каплаган тасның төбе бар икән дип уйлыйсыз, – ди...

Култык астыңда нәрсә бар анда ?

Бер савымчы кичке эңгер-меңгердә фермадан эштән кайтып бара икән. Шәхси хуҗалыгындагы сыерларының ташлаткан мәле булгандырмы, ул култык астына бер “полторушка” сөт кыстырган ди. Шулвакыт аның каршына хуҗалык җитәкчесе килеп чыга да:
Хәдичәттәй, тукта әле, синең култык астыңда нәрсә бар анда? – дип бәйләнә башлый.
Савымчылар, белүебезчә, телгә беткән, “елан аягын кискән” туташ һәм ханымнар бит инде алар. Шуңа күрә Хәдичә түти дә һич югалып калмый:
Иптәш персидәтел, сезнең култык астыгызда нәрсә булганлыгын иллә мәгәр төгәл генә әйтә алмыйм, минекендә нәрсә булсын инде, минекендә җөн! – дип җаваплый

Рәфил САМАТОВ,

Дүртөйле районы.

Фото: misanec.ru

Читайте нас: