Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
25 сентябрь 2020, 01:14

ХАТЫННЫҢ ТУЗАНЫН КАГУ

Киленем ошатмыйКуды да чыгарды.

Кайда болай ашыгасың? –
Дигәч, әйтте танышым:
Ун биш тәүлек ятып чыктым,
Шуннан кайтып барышым.
Әйтер идең, мондый җәза
Ни сәбәптән туганын.
Пүчтәк инде! Каккан идем
Хатынымның тузанын.
Ныграк какканмын, ахырысы,
Тәне күгәреп чыкккан.
Врач, мәлгунь, “тукмалган” дип,
Язып мөһерен суккан.
Ярый, сау бул, вакытым юк,
Шул врачны табасы бар,
Хатыннан алда аның да
Тузанын кагасы бар...
КАРЧЫК КИЛЕН САЙЛЫЙ
Тукталыш... тукталыш
Автобус юлында.
Утырды бер карчык,
Төенчек – кулында.
Утыру белән үк
Сузды сүз-хәбәрен.
Тыңлыйбыз карчыкның
Гаилә хәлләрен.
Өйләнә малаем,
Уңмаем киленнән,
Тегесе җебегән,
Монысы җебегән.
Алган бер хатынын,
Җитмәгәч чыдамым,
Кудым да чыгардым,
Кудым да чыгардым.
Ничек соң әле мин
Киленсез калаем?
Унынчы тапкырга
Өйләнде малаем.
Ниһаять, ошаттым
Унынчы киленне.
Ул холкы-фигыле –
Торганы мин инде.
Карчыкны бүлдерде
Пассажир тавышы:
Әллә шул киленгә
Кунакка барышың?
Кайтышым, – дип карчык
Сүз-атын тугарды, –
Киленем ошатмый
Куды да чыгарды.
Белешмә: Марат Нәби улы Кәримов 1930 елның 9 гыйнварында Зианчура районының Күгәрчен авылында туган. Зилаер педагогия училищесын тәмамлаганнан соң туган авылында укытучы, район комсомолында бүлек мөдире булып эшли. Хәрби хезмәттән кайткач Мәскәүдә Әдәбият институтында белем ала. “Ленинчы”, “Пионер” гәзите, “Һәнәк” журналы редакцияләрендә, Башкортстан Язучылар берлегендә эшли.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов ике дистәгә якын китап авторы.



Фото: Мунир ВАФИН.
Читайте нас: