Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
22 сентябрь 2020, 18:29

Иске Калмашта – тун кигән каз!

Башкортстанның Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында булган көлкеле хәл бу. Дөрес, ул вакыйгадан соң күп еллар үткән инде...

Башкортстанның Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында булган көлкеле хәл бу. Дөрес, ул вакыйгадан соң күп еллар үткән инде...
Югары очтагы Солтан Сакаев сугыштан иртәрәк кайтты. Нәкь казларның утырган чорында кунак җыйдылар. Без дә бардык. Хатыннар астында каз утырган сәкегә утырдылар, тезелешеп. Каршыларындагы аракыны эчмичә, сәке астына – банкага салалар икән болар. Ә каз тегене банкадан эчеп барган.
Кунаклар ашадык, эчтек тә таралыштык. Солтанның хатыны, табын җыештырып йөргәндә, банканы күргән. Казга караса, каз таралып төшеп оясында үлгән.
– И Аллаһ, утырган чагында гына ниләр булды икән? – дип бик кайгырышалар.
Шуннан казны көллеккә чыгарып ташлыйлар. Хатыны, уйлап тора да: “Әз булса да йоны булыр”, – дип, йолкып ташларга була. Инәсе дә каршы килми. Йолкып, чыгарып ыргыталар да йокларга яталар.
Иртән берәү ишек шакый. “Кем булыр?” – дип, ишек ачсалар, шәрә каз басып тора. Фатыйманың коты чыга. Бианай карчык эшнең нидә икәнен аңлап ала. Инде шәрә казны унике күкәйгә утыртып булмый бит. Тиредән тун тегеп утырталар болар.
Каз бәбкәләрен чыгара, үстерә. Бу тун тиреле каз җәй буе авылда, Түбән урамда башка казларны куркытып йөри.
(1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында укытучы-пенсионер Зыяда Латыйповадан БДУ студентлары фольклор экспедициясе вакытында язып алган.)
Фото: pixabay.com
Читайте нас: