Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
31 август 2020, 01:11

Ялкаулар кашынырга да иренә

Кытайда җәяүлеләр пробкада утыра.

Ялкаулар гына юынмый. Чөнки алар кашынырга иренә.

* * *

Алтын медальгә мәктәпне, кызыл дипломга югары уку йортын тәмамлап, аена 6 мең сум хезмәт хакы алучы ирнең улына: ”Яхшы укы”, – дияргә теле әйләнми.

* *.*
Спектакльдә театр бинокле урынына оптик төзәгеч аша карасаң, актерлар яхшырак уйный башлый.

* * *
– Чибәркәй! Мин шагыйрь булсам, сиңа багышлап шигырь, рәссам булсам, портретыгызны төшерер идем. Мебель фабрикасында каравылчы гына булу сәбәпле, кровать кына тәкъдим итә алам.

* * *
 Безнең шәһәрләрдә яшәүчеләр Кытайда нәрсәгә гаҗәпләнәләр?
– Урамнардагы пробкаларга.
– Русия шәһәрләрендә дә машина тыгыннары җитәрлек бит.
– Ә анда җәяүлеләр пробкада утыра.

* * *
– Доктор, минем туры эчәктәге микрофлораның хәлләре ничек?
– Анда сезнең миклофлора түгел, ә микрофауна инде...

* * *
– Сез 120 яшькә кадәр ничек килеп җитә алдыгыз?
– Мин берәү белән дә бәхәсләшмим.
– Ләкин бу бит мөмкин булмаган хәл.
– Сез хаклы.

* * *
Бер атна ач торганнан соң арыслан җанварлар патшасының зоопарк каравылчысы булуын танырга мәҗбүр булды.
Фото: fresher.ru
Читайте нас: