Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
31 август 2020, 23:28

Көчләсәң, көчләрсең...

Йә, тынычлан, ят, карышма,Тартынма инде, җитәр.

АБЗАРДА

Тынычлап кына ят инде,
Мин бит сине яратам.
Яхшы итеп эшкәртермен,
Бер җирең авырттырмам.

Хатыным эштән кайтуга,
Эшебез безнең бетәр.
Йә, тынычлан, ят, карышма,
Тартынма инде, җитәр.

Мыш-мыш кына шулай ятсаң,
Икебезгә дә рәхәт.
Эшемне эшләп бетерсәм,
Тәнеңә булыр сихәт.

Назлап телләр, сәрмәп куллар
Шулай берчак талганда,
Хатын кайтып ярдәм итте
Сарык йонын алганда.

КҮЛМӘК

(Бер хатын авызыннан)

Күптәнге хыялым иде,
Сайладым бик матур күлмәк.
Акчамны да кызганмадым,
Булса да ул кыйммәтрәк.

Икенче көн иртәсендә
Күлмәгемне алдым киеп.
Эшкә китеп барган чакта
Башлар ала күккә тиеп.

Юлым кыска булсын диеп,
Тар сукмактан барам атлап.
Тирә-як буш, тик куаклар,
Як-ягыма алам карап.

Күрәм: килә бер ир заты,
Шәп-шәп атлап миңа табан.
Шик төште бит күңелемә,
Йөгерәм, ашыгам, чабам.

Карыйм: арттан калышмый ул,
Туктап калдым, хәлем бетте.
Шул вакытта лап-лоп атлап,
Ир заты да куып җитте.

Мин биреләм, котылалмам,
Ни булса да булыр инде.
Күзләр тулы нәфрәт белән
Чак селкетеп иренемне:
– Йә, кабахәт, куып җиттең,
Алдың минем йөрәгемне.
Көчләсәң, көчләрсең, бары,
Ертма гына күлмәгемне.

– Күлмәгеңне күреп торам –
Һич тә түгел алам-салам.
Үзең дә шәп, тик гафу ит,
Чөнки эшкә соңга калам.

Белешмә:

Әлиф Габдулла улы Галимов Благовар районы Иске Күчәрбай авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта белем алганнан соң Мәләвездә автомәктәп, Уфа Автотранспорт техникумын тәмамлый. Хәрби хезмәттә була. Сәүдә, коткару хезмәте, машиналар төзәтү тармакларында эшли.
Әлиф Галимов иҗатының төп жанры сатира-юмор булса да, җитди, шул исәптән дини темаларга да шигырьләр яза. Соңгы чорда каләмен прозада да сыный башлады. Аның иҗаты республиканың “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар”, “Агыйзел”, “Һәнәк” һәм Казанда нәшер ителүче “Чаян” журналларында һәрдаим чыгып тора.
Иҗатына ихласлык, хакыйкатьне турыдан ярып салу кебек сыйфатлар хас.
2014-2015 елларда республикада үткән “Балкыш” конкурсында сатира-юмор жанрында иҗат итүчеләр арасында икенче урын яулады. Агымдагы елда Бәләбәйдә узган “Илһам чишмәләре” шигърият фестивалендә Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан уздырылган “Тугрылык һәм бурыч ялкыны бөек юлыбызны яктыртсын!” дигән номинациядә җиңүгә иреште.

Фото: superkaktus.ru
Читайте нас: