Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
31 июль 2020, 01:40

Көлегез, көлегез...

Физкультура укытучысының 70 процент сүз байлыгы сызгырудан тора.

Берәү аптекага кереп, очкылык тотудан дару сорый. Аптекарь моның яңагына сугып җибәрә.
– Сез нәрсә эшлисез?!
– Дәваладым. Менә бит хәзер очкылык тотмыйсыз!
– Ә кем әйтте сезгә мине очкылык тота дип? Ул дару минем хатынга кирәк иде!
* * *
Ирен сүгенүдән биздеру өчен хатыны аңа оятсыз сүз әйткән саен авызына бер таш кабарга киңәш бирә. Кич белән ире бүселгән авызын кулы белән каплап, өенә кайтып керә. Аннан телен көч-хәл белән әйләндереп, хатынына эндәшә:
– Анда, фәләнеңне төгән итим, калган ташларны машина белән төяп килделәр.

* * *
Мин хатыным белән балалар бакчасыннан ук таныш. Ул яшь кенә тәрбияче, мин балалар уйный торган комда исереп ята идем.
* * *
Иң кыска автобиография конкурсында француз хатыны җиңгән. “Элек мин шома йөзле, җыерылган юбкадан идем, хәзер җыерылган йөзле, шома юбкада йөрим”.

* * *
– Нигә балагыз караватын шулай биек итеп эшләдегез?
– Төнлә егылып төшкән очракта тавыштан уяныр өчен.

* * *
Юлда матәм чарасы бара.
– Әти, бу кешеләр нәрсә күтәргән?
– Кеше.
– Аны кая алып баралар?
– Алтын да, көмеш тә, келәм дә, кием дә, азык та булмаган җиргә.
– Алайса, безгә инде.
* * *
Физкультура укытучысының 70 процент сүз байлыгы сызгырудан тора.

* * *
Бер хатын корпоративтан кайта:
– Кадерлем, кычкырынма, хәзер барысын да сөйләп бирәм. Барысы да эчте, мин эчмәдем, калган хатын-кызлар ирләр белән үбеште, мин үбешмәдем. Салат ашадым, биедем, конкурсларда катнаштым. Тәртипле йөргәнмен бит?
– Ә күлмәгең кайда?!

Фото: yandex.ru/images/search?text
Читайте нас: