Украин авылында бер йортта янгын чыга. Ир тәрәзә аша хатынына төргәк-төргәк сало биреп тора
– Петро, ә балаларны нигә бирмисең?
– Сало булса, балалар була ул.
“Бар да 49” сумга дигән кибеттә кара икра бөртекләп сатыла.
Өйләнүемне санамаганда, тоткынлыкта булмадым.
Бер-берсенә ташлар гаепләре булмаганлыктан, сүзсез генә тукмаштылар.
– Алма бөртегем, син миңа гел кулъяулык та, кулъяулык кына бүләк итәсең. Нәрсә, хыялың җитмиме, әллә акчаң юкмы?
– Бар, җаныкаем, тик синең кебек шулпа борынга кулъяулык иң кулай бүләк!
Кешеләр! Табигатьне саклагыз, юкса, аның әйләнә-тирә мохиткә әйләнеп калуы бар.
– Нигә титаклыйсың, нәрсә булды?
– Әй, кичә этемне кыйнаган идем.
– Юк, аңа тибәм дип ялгыш диварга китереп типтем.
– Мин тагын тешләгән дип торам...
– Син нәрсә! Ничек инде тешләсен?! Мин бит аның дусты!
Электричкада алдына бала утырткан яшь ана бара. Аның каршына бер ир килеп утыра.
– Сөбханалла, бигрәк матур бала. Сары бөдрәләре генә ни тора! Әтисе дә шундый бөдрә чәчледер, мөгаен?
– Белмим, – дип җавап бирә яшь ана. – Ул фуражкасын салып тормады.