– Нәрсә, мәктәпне ничек тәмамладың? – ди берсе.
– Алтын медаль алдым, әти бер фләг бал илтте.
– Маладис. Минем әти май илткән иде, азрак булган, күрәсең, көмеш медаль бирделәр.
– Йә, институка кердеңме? – ди берсе.
– Кердем, әти ике фләг бал алып барды.
– Мин дә кердем, әти май алып барып майлагач, шома үттем алай.
– Йә, ахирәт, институтны тәмамладыңмы? – ди берсе.
– Кәнишнә! Атакай өч фләг бал алып барган иде, кызыл диплом биреп кайтардылар, ә синең хәл ничек?
– Минем дә шәп, әти картның мае яшәсен! Имтиханга кереп тә тормадым.
Инде ике олы күсәк очраша.
– Ба, дус кеше! Как дела, эшкә алдылармы?
– Юк, алмадылар. Старик балын кызганды, взәткә биреп әрәм иткәнче, өйдә генә ашап ят, – ди.
– Старики барысы да жмот икән. Минеке дә так говорит. Эшләмәсәң эшләмә, но башкача май әрәм итәсем юк, ди.
– Син аларга не обижайся, малай, ладны. Главное, югары белем алдык. Кесәдә диплом булгач, бал да май ашап кына яшибез бит, брат, да ведь!
Фото:yandex.ru/images/search?text=%D0%B7%