Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
22 июль 2020, 00:33

Минем өчен эт – дүрт аяклы дус, ә каен өчен – өч аяклы дошман

– 18 яшь гомергә бер генә килә.– Ә 81 яшь тагын да сирәгрәк.

* * *
Доктор:
– Сезгә азрак эчәргә киңәш итәр идем.
– Ә нигә?
– Каныгызны анализга алгач, ул очып бетте...

* * *

Миндәге ир заты дөньяда бер. Иртән 10 тапкыр үбә, 20 тапкыр кочаклый, 100 тапкыр “Яратам!” ди. Бер генә гадәте начар – балалар бакчасына озак җыена.

* * *
Аптекада:
– Гафу итегез, мышьяк сатып алу өчен хатыныгызның әнисенең фотосы гына җитми, рецепт та кирәк.
* * *
– Әти, нигә без гел бәрәңге ашыйбыз? Ә күршеләр бакчага килгән саен шашлык пешерә?
– Чөнки, улым, алар булдыксыз һәм ялкау кешеләр. Җир казып, бәрәңге чәчеп, аны утап, төбенә өеп торып, карап үстерә алмыйлар.

* * *
Электрикны җирлиләр. Соңгы юлга озатучылар арасыннан берәү сорап куя:
– Бигрәк яшь көе мәрхүм булды. Аңа ничә суккан иде?
– 380.

* * *
– Доктор, минем бар җирем авырта.
– Алай ук булалмый, бар җирегез дә авыртуга сезнең акчагыз җитмәячәк.

* * *
Төнлә бер хатын бала табарга тиеш. Кичен йокымсырап ятканда ул төш күрә. Төшендә фәрештә килә дә: “Курыкма. Балаңны тудырганда авыртуыңның яртысын сабыеңның атасына бирермен. Ул да тойсын”, – ди.
Таң белән хатыны иренә шалтырата:
– Шуннан, ничек йокладың?
– Бик начар йокладым... Төнге сәгать өчләр тирәсендә күрше иренә нәрсәдер булды. Ул чыелдап кычкырып интектерде.

* * *
Дуслык бит ул төрлечә була... Минем өчен эт – дүрт аяклы дус, ә каен өчен – өч аяклы дошман.

* * *
– 18 яшь гомергә бер генә килә.
– Ә 81 яшь тагын да сирәгрәк.
Фото: vsthemes.ru
Читайте нас: