Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
27 июнь 2020, 14:20

Миңа хатыным хыянәт итте

Хатын. Ир. Сөяркә.

* * *
Хатын сөяркәсе белән караватта ята. Шунда хатын сөяркәсеннән сорый:
– Син шундый таза, гайрәтле. Әгәр ирем кайтып керсә, аны нишләтер идең?
– Мин аның олтыракка ярар җирен дә калдырмас идем.
Шунда ишек артыннан кыюсыз гына тавыш ишетелә:
– Калдырдың ди, калдырмыйни: мин ике көн командировкада инде, туганкаем!

* * *
Ир – сөяркәсенә:
– Миңа хатыным хыянәт итте. Әмма мин менә хәзер синең белән бергә үчемне алдым, ниһаять!
– Мин синең урыныңда булсам, хәзер үч алуымны тагын, тагын, тагын да дәвам итәр идем!

* * *
Бер ирнең күршесендәге купеда бер хатын бара. Ир төнен яман хырылдый башлый. Хатын әледән-әле стенаны шакый, ә ир йокы аралаш ачу белән моңа кычкыра:
– Әйе, әйе, ишетәм: саңгырау түгел мин! Әмма бик арыганмын, гафу ит, яныңа керергә хәлем юк!

* * *
Редакциягә хат:
“Минем исемем Гөлчирә. Күптән түгел генә кияүгә чыккан идем. Әмма башкайларымны кайда илтеп тыгарга да аптыраш. Ирем – сексуаль маньяк. Идән юганда да, ашарга әзерләгәндә дә, китап укыганда да, кием-салым үтүкләгәндә дә мине теләп, җәфалый. Менә әле дә язмамның кылдый-былдый булуы шуның аркасында...”

* * *
Пластик операцияләр ясаучы хирургта:
– Доктор, минем күкрәкләрем һәрчак гәүдәмә перпендикуляр торсын өчен нишләргә кирәк?
– Дүрт аяклап йөрергә!

Раил СӘЕТГӘРӘЕВ.
Октябрьский шәһәре.

Фото: raikovstudio.ru
Читайте нас: