Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
20 июнь 2020, 14:26

“Пердәм халык”

Таш татарның башына килеп төшә, анысы “Әй Алла!” дип кенә әйтергә өлгерә.

Тугандаш төрки телле татар-чувашлар белән бәйле кызыклар киң таралган. Биредә укучыларыбызга шуларның берничәсен тәкъдим итәбез.

Мескен татар

Татар белән сугышып кайткан бер чуваш егете иптәшләренә мактанып утыра, имеш.
– Вәт тукмадым татарны. Кабык белән шап-шоп сугуыма урман яңгырап торды.
– Ә ул? – дип сорыйлар аннан.
– Улмы? Ул балта түтәсе белән сукты. “Чек”, “чек” итә, тавышы да ишетелми сугуының.
“Пердәм халык”

Чувашлар татарча сөйләшкәндә “б” хәрефен «п»лаштырып сөйләшүчән. Шулай бервакыт, типсә тимер өзәрлек чуваш ире татар дустына милләте белән мактана икән.
– Без пердәм халык. Перепезне тотып тукмасалар, парыпыз да пердәм урманга качапыз.
“Ярар” сүзе башка җитә

Су тегермәннәре булган заманнарда чуваш белән татар тегермән ташын алыштырырга булганнар. Чуваш бау белән өстән тарткан, татар астан этешкән, ун метр чамасы күтәрергә кирәк. Көчкә күтәреп беткәч татар “Ярар” дип куя, ә бу сүз чувашча “төшер” дигәнне аңлата. Чуваш авырлык белән күтәргән ташны кире төшерергә теләмәсә дә татар дусты кушкач төшереп җибәрә. Таш татарның башына килеп төшә, анысы “Әй Алла!” дип кенә әйтергә өлгерә. “Алла” чувашча “кул” дигәнне аңлата. “Ярар, кулың гына кысылган, ә башыңа төшкән булса?” – ди чуваш.

Фото: twitter.com
Читайте нас: