Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
13 июнь 2020, 11:44

Мә бишне!

Көн дә иртән торуга бергә яшәгән агайлар Аликның туфлиләренә “пес” итеп куйган булалар!

Алик Локманов Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Тулай торакта үзеннән шактый өлкәнрәк югары курс студентлары белән бер бүлмәгә туры килә. Теләгән һөнәренә бик куанып укый башлаганда кәефне кырган бер нәрсәгә юлыга. Көн дә иртән торуга бергә яшәгән агайлар Аликның туфлиләренә “пес” итеп куйган булалар!
Бер ай укыгач беренче стипендияне алу белән агайлар табын коралар. Аңа үзләренең яңа иптәшен – беренче курс салагасын да чакыралар. Агайлар үз дәрәҗәләрен белеп кенә телмәр тота башлый.
– Синнән композитор чыгармы, юкмы, белмибез – анысы вак мәсьәлә, – ди иң өлкәне. – Иң мөһиме, синнән настоящий кеше чыгачак!
Икенче агай да сүзгә кушыла:
– Менә без бер ай буена бәдрәф урынына аяк савытларыңны файдаландык, әмма син күз агыңны күрсәтмәдең, – ди, аны куәтләп.
Ниһаять, өченчесе җөпләп куя:
– Кыскасы, шул, бүгеннән башлап, без синең туфлиләреңә “пес” итмәячәкбез! Мә бишне, тот стаканыңны!
– Килештек, – ди. Алик. – Бүгеннән башлап мин дә сезнең чәйнеккә “пес” итүдән туктармын! Әйдәгез, тотыйк! Бетергәнче!

Фото: Мунир ВАФИН
Читайте нас: