Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
10 июнь 2020, 00:12

Туфан Миңнуллин: Рифма колы

Ни гадәттер (Илдар Юзеевтан йокты бугай), бер яңа сүз ишетсәм, шуңа рифма эзли башлыйм. “Квинакс”ка да рифма табылды – климакс

Күз табибы күзгә “Квинакс” дигән дару тамызырга киңәш бирде... Ни гадәттер (Илдар Юзеевтан йокты бугай), бер яңа сүз ишетсәм, шуңа рифма эзли башлыйм. “Квинакс”ка да рифма табылды – климакс. Әллә ни матур сүз түгел, әмма бик килешле рифма. Шунысы да бар – болай иткәндә кирәкле сүз дә онытылмый. “Квинакс” хәтергә нык сеңеп калачак.
Даруханәгә әлеге шул квинаксны алырга кердем. Чиратта торганда эш юктан эш табып, квинаксны климакска рифмалаштырып такмак чыгармакчы булам. Чират җитте. Урысчалатып:
– У вас климакс естъ? – дип сорадым.
Дару сатучы өлкән ге¬нә ханым күзләрен шар-ландырып миңа карап тора: '
– Что вы себе позволяете?
– Ничего не позволяю, – дим, – мне нужны глазные капли квинакс, – дим.
–Так и говорите, – ди.
Киштәдәге даруларны рәтәүче ике кыз эчләрен уа-уа көләләр. Нәрсә әйткәнемне шунда гына аңладым. Гафу үтенергә туры килде. Шулай да дару сатучы ханым квинакс биргәндә миңа шикләнебрәк карады.

4 февраль, 2008 ел.

Белешмә:
Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында, күрше Олы Салтык авылында җидееллык, Олы Карамалыда (язучы Ибраһим Гази авылы) унъеллык мәктәптә укый. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетына укырга килә. Әмма сугыштан соңгы авыр еллар, гаиләгә ярдәм итү кирәклеге яшь егетнең тормыш юлына үзгәрешләр кертә: ул туган авылына кайта, төрле эшләрдә эшли. 1956 елда университетка кабат килә, ләкин укый башлагач Мәскәүгә, театр училищесына укырга китеп бара. Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. 1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, “Чаян” журналында әдәби хезмәткәр булып эшли.1968 елдан Туфан Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Җәмәгать эшлеклесе буларак, Туфан Миңнуллин 1984-1989 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкли, 1997-2008 елларда ул Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге рәисе вазыйфаларын башкара. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Татар гаиләсе” бөтенрусия иҗтимагый фондының беренче президенты була. СССР Югары Советының Татарстаннан сайланган депутаты булып эшли, берничә чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайлана.
Туфан Миңнуллин 2012 елның 2 маенда бакыйлыкка күчә һәм Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә.

Фото: muslumirc.ru
Читайте нас: