Бер мәлне урамнан китеп барам, ә читтәрәк бер киоск артында бер ир бер хатынны кыйный. Яңаклап кына җибәрсә, бер хәл инде. Бу йодрыклап суга. Бөеренә. Күрмәмешкә салышырга телим – күзләр шунда гына. Һәм аяклар да... Кыскасы, яннарына ничек килеп җиткәнемне үзем дә сизми калдым. Ир бирә инде кирәген теге хатынның. Икесе дә эчкәннәр булып чыкты. Акыллы кеше мондый урыннарны әллә кайдан урап узарга тиеш бит инде югыйсә. Ләкин ахмаклык бар бит, шул ирек бирми. Аннан соң, олы башыңны кече итеп яннарына килеп баскач, исәнләшеп кенә китеп булмый ич инде.
– Нишлисең син! Үтерәсең бит хатыныңны! – дим.
Ир кеше акаеп миңа төбәлә:
– Кыйнама хатыныңны, үтерәсең бит.
Теге көдрәеп миңа килә башлый.
– Хәзер мине урамдагы теләсә кайсы узгынчы хатынны ничек кыйнарга өйрәтсеңме?!
– Соң алай ярамый ич инде.
– Ә син, бәлки, хатынны ничек итеп иркәләргә дә өйрәтерсең?
Ул арада хатыны торып баса. Тор да чап бит инде хатын кешегә. Юк, бу алай итми, өс-башын кагып ала. Ну, хатын-кыз ич инде, ул теләсә кайсы ситуациядә дә матур булырга тиеш. Һәм аяк астында аунап яткан сумканы эләктереп, ирнең башына тондыра. Миңа табан килүче ир бер мәлгә туктап кала, чайкалгандай итә. Һәм тагын кире борылып, хатынын дөмбәсләргә керешә. Ике чабата бер кием икән болар дип китәргә ашыгам. Тик ир елгыр булып чыга, беләгемнән эләктереп ала. Мин селтәнеп җибәрәм. Ир чайкалып барып төшә. Ул арада хатыны аякка басып, миңа ташлана:
– Кем чакырды сине монда, бар юлыңда бул, фәлән-фәсмәтән нәрсә, шулай итим...
Тик торганнан, урам буйлап тыныч кына үтеп барган җиреңнән ниндидер исерек хатын белән сугышып ятып булмый ич инде. Ә ул туп-туры өскә килә. Теге сумкасы белән селтәнә өстәвенә. Һәм дөнья бетереп кычкыра әле:
– Нигә суктың минем иремә, фәлән-төгән-фәсмәтән!. Җаныңны алам хәзер, шулай итәм...
Мин чигенәм. Ул Гитлерны куып барган совет солдаты шикелле, артымнан калмый. Ул арада ире торып баса да хатынны сугып ега. Һәм тагы да яманрак кычкырып, миңа килә. Мин аны тагын селтәп җибәрәм. Ул арада хатыны торып баса:
– Ул миңа сукты! – ди ул, тагын атакага ташланып, – коткарыгыз, кыйныйлар!
Акыллы кешеләр килми инде безнең янга, алар читтән генә узып китәләр. Дөрес эшлиләр, әлбәттә. Мин дә тизрәк качып, акыллы кешеләр агымына кушылырга тырышам. Шиш! Ул арада әллә кайдан полиция машинасы килеп чыга һәм тәртип сакчылары мине эләктереп ала. Мин карышып, тарткалашып маташкач, бер-икене манчыйлар да кабинага кертеп ташлыйлар. Нидер аңлатырга тырышып карыйм, файдасыз. Чөнки теге хатын өзми дә куймый: “Урамга да чыгарлык түгел хәзер, көпә-көндез тотып кыйныйлар. Ирем белән икебез булган килеш бит әле...” Хатыннар сүзе закон. Тәртип сакчылары бу гаиләдән гафу үтенә һәм машина кузгалып китә.
Милиция бүлекчәсендә бер сәгать чамасы торып, штраф түләргә рөхсәт кәгазе алып чыгып китәм. Штрафы әлләни түгел, әлбәттә. Акыл кертерлек кенә күләмдә. Аннан соң, ул акчаны чит дәүләткә бирмисең бит инде, үз ватаныбызның алга китүе өчен түлисең. Бик жалкы да түгел шулай булгач.
...Кайтып киләм. Аулаграк тагы бер урында ир белән хатын төрткәләшә. Болары башка кешеләр. Тик бу ир дә йодрыклап тондыра. Мин аларны күрмим. Күрергә тырышам, берни күреп булмый
– бөтен күзне акыл томалаган.
Бер карасаң, акыллы булыр өчен әллә ни күп тә кирәкми икән адәм баласына.