Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
2 Май 2020, 13:59

ВИРУСЛЫ МӘЗӘКЛӘР

Коронавирус оппозициядән дә көчле. Ул хәтта Конституциягә үзгәреш кертү турындагы тавыш бирүләрне дә күчерде.

* * *
Кытай фәлсәфәсе: бер кеше дөньяны үзгәртә диюгә ышанмыйсыз икән, димәк, сез пешеп җитмәгән ярканат ашамагансыз.

* * *
– Коронавирус юк! – дигән аңа ышанмаган Вәли.
– Вәли юк! – дигән бер айдан коронавирус.

* * *
Бүгенге чорның психик атакасы – солдатлар дошман алдына килә һәм төчкерергә тотына.

* * *
– Коронавирустан куркасызмы?
– Юк, минем кредитым бар. Үләргә ирек бирмәячәкләр.
* * *
Иң акыллы кешеләр 70 процент ил байлыгына ия. Иң юләрләр – илнең 70 процент туалет кәгазенә.

* * *
Кыйммәтле кәгазьләр базарында иң алда – туалет кәгазе.
* * *
Хастаханәдә.
– Коронавирустан шикләнелгән кеше ничек?
– Әйбәт. Үзенә аерым палата, махсус ашату.
– Нәрсә ашатасыз?
– Печенье. Башка азык идән белән ишек арасындагы ярыкка сыймый.

* * *
Киемнәр генә түгел, үлем дә Made in China булала икән.

Ир-атлар хатын-кызларга караганда азрак яши. Чөнки алар туташ һәм ханымларны ишек ачып кертә.

* * *
Коронавирус оппозициядән дә көчле. Ул хәтта Конституциягә үзгәреш кертү турындагы тавыш бирүләрне дә күчерде.

* *
– Мәскәүдә үзизоляция тәртипләрен бозмаучы кеше ачыкланды.
– Кем ул?
– Мавзолейдагы Ленин.

Фото: trinixy.ru
Читайте нас: