Бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген ким дигәндә атнасына бер тапкыр юарга кирәк.
Төнлә куркыныч районнарда йөрергә туры килгәндә иң яхшысы ютәлләп, төчкереп атлау.
– Әти, динозаврлар нигә үлеп беткән?
– Чөнки алар самоизоляция тәртипләрен үтәмәгән.
Бер ай самоизоляция тәртибен бозмаучыларга бүләккә тагын бер ай.
Моргта эшләүче үлгәнгә салышса, аны эш урынына бушлай һәм тизрәк илтеп җиткерәләр.
Эпидемия вакытында карабодай, имбир, битлеккә хак артты, хоккейчылар һәм футболчыларга төште.
Бию ансамбленә таба шуышкан вирус бик тиз тапталып мәрхүм булган.
Коронавирусны урамда күбрәк йөрер өчен этләр уйлап чыгарган. Яки пенсия фонды...
Айфонны өч тапкыр спирт белән сөрткәннән соң Сири кабымлык сорады.
Быел чын мәгънәсендә комык елы: ояларда утырабыз, азык өчен генә чыгып керәбез, барысын да өйгә ташыйбыз, урамда кеше күрсәк качабыз.
Элек теләсә нинди хатын-кыз матур күренсен өчен бер ярты эчеп бетерергә кирәк иде. Хәзер ярты йөзен битлек каплау сәбәпле, ярты шешә дә җитә.
60 яшь пенсиягә чыгу өчен яшь санала, ә коронавирус өчен куркыныч төркемгә керә.
Фото: coronavirus-epidemiya.ru