Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
24 апрель 2020, 20:21

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Коронавирус. Юмореска

Абзар ишеген ачарга өлгермәдем, барча мал-туар күзен тондырып миңа таба борылды. “Абзарга ке-е-ер-мә-ә-ә!” – дип, тәүдә сыер мөгерәп жибәрде. Аңа сарыклар кушылды. Миндә вирус юклыкка справка таптыралар. Районга барып, справка дигән нәрсәне алып кайтып, йөзләренә бәрергә уйлаган идем. Булмады. Штраф түләтәләр. Ә минем акча юк. Районга барырга курыктым...

Бер нәрсәдән дә курыккан юк. Сөйлиләрме? Сөйләсеннәр! Юк ул бездә. Юк! Шулай сөйләшеп, хатын белән чәй эчәргә әзерләнеп йөрибез. Гәзитләрне караштырып алырга уйладым. Кайсы гына гәзитне алма, анда да шул каһәр суккыры нәрсә турында язылган. Булмады инде. Аптырагач радионы ачтым. Тыңлыйм әле, яз бит. Ил ничек язгы чәчүгә әзерләнә икән? Тәүбә, тәүбә, әстәгъфирулла! Монда да шуның турында гына сөйлиләр.
Хатын телевизорны кабызды. Ансы бөтенләй котырына. Коронавирус, коронавирус дип акыра. Кытайда фәлән хәтле, Италиядә көн дә тагын шул хәтле үләләр икән. Ә Америка һәрчак алда бара. Анда бөтенләй пачкалап кырылалар, ди. Берсе белән берсе ярышып үләләр, ди. Радионы өстәлдән сыпырып төшерәсем, телевизорын бәреп ватасым килде. Ватмадым. Акча жимеше бит. Сүндердем тегеләрне.
Менә замана житте бит, ә? Иртән торсаң, бер юньле хәбәр ишетермен димә. Кәеф кырылды, аппетит бетте. Тукта, мин әйтәм, тышка чыгарга кушмасалар да, абзарга чыгып малларны карап керим әле. Кәеф тә күтәрелер, аппетит та ачылыр, дип йортка чыксам... Тәүбә, тәүбә! Капка башында саескан шыкыр-шыкыр килеп утыра. Әллә вируслы кунак чакыра? Әллә коронавирусның үзе килә, дип юрый. Ах, син аны, коерыгың өзелеп төшкере нәрсә! Тегесе дә, монысы да кирәкми. Көш-көш, көш-көш! Аның чыпчыклары да бит әле, бүген әллә ничек чыркылдашалар. Бик шикле итеп “чик-чирик, чик-чирик” диләр.
Абзар ишеген ачарга өлгермәдем, барча мал-туар күзен тондырып миңа таба борылды. “Абзарга ке-е-ер-мә-ә-ә!” – дип, тәүдә сыер мөгерәп жибәрде. Аңа сарыклар кушылды. Миндә вирус юклыкка справка таптыралар. Районга барып, справка дигән нәрсәне алып кайтып, йөзләренә бәрергә уйлаган идем. Булмады. Штраф түләтәләр. Ә минем акча юк. Районга барырга курыктым.
Маллар да Кремльдәгеләр кебек, ышанмыйлар. “Бар, алайса, ветврачтан справка алып кил. Сезнең врачларыгыз барыбер бер нәрсә дә белми”, – диләр. Монысын да сыер әйтте. Ул сөт бирүдән кискен баш тартты. Ә хатын шатлана. “Бер эш бетте”, – ди. Сыер савасы түгел, сепарат аертасы юк. Менә шулай, хәзер сыерны бозау сава, дөресрәге имә. Ә бит сөтсез чәй татар өчен аш түгел. Сөтсез чәй – тозсыз сый кебек. Ә әтәч бөтенләй сакта тора, чак кына ялгыш бастыңмы – каравыл кычкыра.
– Абзарга кермә! Абзарга кермә, каравыл! Коткарыгыз! Кикрикү-ү-үк!
Үгез бөтенләй ультиматум игълан итте:
– Абзар ишеген атлап бер адым эчкә үтсәң, без абзарыңны ташлап качабыз! – ди.
Сарыклар бөтенләй шаша башлады. Үзләре өчен Көтүчеләрдән яңа Карар алып кайтырга кушалар. Имеш, анда сарыклар – көтүобразующий дигән яңа пункт кертелсен, диләр. Баш катты малай. Аптыраганский! Тизрәк жәй житсен иде, ичмаса үзләрен көтүгә куып котылыр идем. Бүре ашагыры нәрсәкәйләр! Анысы да безнең якларда юк бит әле. Ярый, мал табибы өй аша, күршедә генә яши. Хәзер ул карый малларны.
Забастовка ясап, лозунгылар күтәреп демонстрациягә чыга калсалар, пычакны үткерләп куйдым куюын. Эчмәгән сөт, эчмәгән! Билләһи, дип әйтәм, колбасага жибәрәм. Барысын да. Кичә “Беренче канал”ны карап йокларга яткан идем. Тәүбә, әстәгъфирулла! Төне буе әллә нәрсәләр белән саташып чыктым. Менә шулай, Тормай дигән авылда торам, Мәктәп урамында. Тик мәктәбе генә юк.
Сәлам белән: Хирасим Нагасакиевич!
Бу шәп исемне үткән атнаны Зөфәр дус тагып кайтарды. Ул “психология” дигән нәрсә бигрәк кызык әйбер икән. Шул әйберне ашама дисәләр, ашап карыйсы килә. Эчмә дисәләр дә, тәмләп карыйсы килә. Шул эшне эшләмә дисәләр, менә үтереп шул эшне эшлисе килә. Әлеге дә баягы шул коронавирус! Урамга чыкмагыз дип торган килеш, урамга чыгасы килә башлады. Түзеп кенә булмый бит, әй. Кеше көлдереп, авыл урамы буйлап, кулны кесәгә тыгып йөреп булмый бит инде. Нишләргә? Киттем районга. Качып-посып кына базарга барып кердем. Анда да качып-посып кына сату-алыш бара. Карыйм, каршыга әллә кайчан күрмәгән Зөфәр дус килә. Хан заманнан бирле инде. Кайчандыр Уфада бергә больницада бер палатада дәваланып яткан идек. Авызы ерык. Ул миңа таба килгәч, мин дә аңа таба атладым. Бу туктап, ике кулын алга сузып:
– Якын килмә, малай, якын килмә! Өйдә яшь оныгым бар. Син мине таныйсыңмы? Без бит шунда-шунда бергә булган идек, – ди.
– Бәй, ничек танымыйм, син бит – Зөфәр, – дим.
– Ну малай хәтерең шәп икән! Хәзер мин дә синең исемне искә төшерәм. Дәшми тор! – ди.
Шуннан китте бу Х хәрефенә башланган исемнәрне атап. Харис, ди. Мин “юк” дип, баш селким. Хәбир, Хәмит. Мин “юк”, “юк” дип баш селкеп өлгерә алмый башладым. Чөнки Х хәрефенә башланган исемнәр байтак кына икән. Минем Хыйсаметдин дигән исемне исенә төшермәгәч, төшерми бит, әй! Әллә нинди испан-португал исемнәре арасыннан сүгенүгә охшаган исемнәрне дә әйтеп бетте. Ниһаять, Христофор, ди. Мин, “юк”, дип баш селким. Һаман аптырап уйланып тора бу. Үземә дә кызык булып китте. Ярар этләшмәсен инде бу, дип, исемемне әйтергә авызымны ача башлаган идем:
– Тукта-тукта, үзем искә төшерәм! – ди.
Дәшми генә көтәм. Бу бераз шулай яфалангач, көлеп жибәрде дә:
– Тәки исемә төшердем бит, әй. Син бит Хирасим Нагасакиевич! Ну, малай, исемең. Һич кенә дә искә төшерерлек түгел, – ди.
Бу исем үземә дә охшап, кызык булып китте. Зөфәр дусны мактап алдым.
– Ай, Зөфәр дус, синең дә хәтерең шәп икән. Ничәмә еллардан соң да исемне онытмагансың, – дим.
Шулай бер-беребезгә ике метр ара калдырып һиндларча гына исәнләштек. Чөнки базарга кергән капкага да “Коронавирус. Будьте осторожны!” дип язып куйганнар. Озак сөйләшеп тора алмадык. Урамнан ниндидер машина:
– Сидите дома! Короновирус, короновирус! – дип акырып үткәч, тиз-тиз өйгә сыпырдык.
Менә шулай коронавирус дөньяны бутады бит, әй. Иркенләп сөйләшеп тә булмады. Исемемә чаклы үзгәртте. Хәзер менә Конституцияны алыштырырга чамалыйлар. Бу – барча дөньяны бутап ятучы яшерен масоннар эше инде. Үзләренә вирус йоккыры нәрсәкәйләр! Житмәсә, хатын кайдандыр ишетеп алган, имеш, ул нәрсә бергә йокласаң да йога икән, ди. Янына яткырмый, аерым йоклыйбыз. Әйтәм тавыклар күкәй салмый башлады. Менә нәрсәдә икән эш.
Икенче көнне абзар кырына чыгып, читтән генә күзәтеп торам. Кая ул, абзарга керү юк инде. Үгезнең ультиматумын яхшы хәтерлим. Ә каһәр суккыры, яшен аткыры нәрсә, әтәч киртә башында каравылда тора. Тавыклар ягына әйләнеп тә карамый. Ә тавыклар ятим калган инкубатор чебешләре кебек, әтәчкә тилмерешеп, өмет белән карыйлар. Юк, абзар генералы уйлап та карамый. Каравыл кычкырырга әзерләнеп, мине күзәтә. Нәрсә булса, шул була дип батыраеп барып кердем абзарга. Ах, егетләр, хәтереңне тычкан кимергән нәрсә. Минем арттан капка ачык калган икән. Үгез капкага бер генә төртте. Барча мал-туарны ияртеп абзардан чыгып та качты.
Кәеф бөтенләй итек табанына чаклы төште. Кайгырып өйгә килеп кердем. Хатын инде мине күреп, шикләнеп кенә сорый:
– Нәрсә, әллә теге нәмәстәкәйне йоктырдың мәллә? Йөзеңә карарлык түгел. Балтасы суга төшкән кеше кебек басып торасың. Якын килмә, якын килмә! – дип, кабатларга да тотынды.
– Маллар абзарны ташлап качтылар, – дим.
– Кайтырлар. Ашаган мал ашаган жиренә кайта ул. Әнә Сәлимәнең ире өч ел йөргәч, кире кайтты бит. Ир белән малның һич аермасы юк. Йөрерләр дә кайтырлар, – дип төртелә.
Инде туктады бу дисәм, киртә башындагы әтәч кебек тагын кабатларга тотынды:
– Якын килмә! Якын килмә! Бар кулыңны юу. Авыз-борыныңны чайкат!
Үәт егетләр, телевизорны кабызыр хәл юк, ул да шуны күрсәтә. Радиосы да шуны сөйли. Телефонга МЧС тагы да куркынычрак хәбәрләр жибәрә. Имеш, ул вирус дигән нәрсәне телевизор-радио аша махсус жибәрәләр, ди. Интернетка ул вирус күптән оялап алган икән. Анда күп утырсаң үзеңә дә йога ди. Ул интернетка якын да килмим. Менә сиңа мә! Менә шулай туганнар. Ишетмәсәгез ишетегез! Барысын да сүндереп куйдым.
Инде тынычлап кына йокыга китим дисәм, урамнан теге громкоговоритель дигән нәрсә аша шул вирусны таратып йөриләр.
– Коронавирус, коронавирус, өегездә генә утырыгыз! – дигәнгә чынлап торып уянып киттем. Тфү-тфү, бу зәхмәт төшкере нәрсәнең көчен сихерләп бетерергә кирәк. Нәрсә эшләргә? Урамга чыгарга ярамый. Ярый анысы, ихатага чыккалап керәм инде. Капканы бөтенләй бикләп куйдым. Коронавирус кына түгел, гәйбәтче Сафура да керә алмаслык итеп.
Ул вирус дигән нәрсәнең үзен сихерлим мин аның. Зур гына кәгазьгә “Коронавирус зәхмәте бетсен, китсен. Бар көче жилгә очсын. Әпсен-төпсен! Кайдан килгән шунда китсен! Әпсен-төпсен, тфү-тфү! Әмин!” дип, өч тапкыр яздым, өч тапкыр төкердем. Бот арасыннан өч тапкыр чыгардым, өч тапкыр уң аяк белән таптадым, аннары сул аяк белән. Хатынның ай саен 75 сум түләп, чүпкә озатырга дигән ертык сыңар галушы эченә тыгып, мунча миченә яктым.
Янган икән янсын әйдә! Ырымладым сихер белән.
Бу зәхмәтне озаттым галушка салып арты белән.
Алла бирсә, бәйрәм итәрбез дога укып чәйләр белән.
Ай ли Америка Евросы сөйли әллә ни,
Ай ли, әллә ли берсен дә явыз жәлләми.
Бу явызны утка очырдым сихер белән,
Чыгып китсен илебездән төтен белән.
Әпсен-төпсен, әпсен-төпсен! Тфү-тфү!
Юкка чыксын бетсен китсен. Әпсен-төпсен!
Әпсен-төпсен, бетсен китсен, бетсен китсен!
Менә шулай утка яктым мин аны. Хәзер өйдә генә утырып, кайчан бетәрен көтәм.
Әлеге шул мин инде – Хирасим Нагасаки абзагыз. Авыл шул ук. Урам да элеккечә.
Рәсем Twitter.com сайтыннан алынды.
Читайте нас: