Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
24 апрель 2020, 00:27

ЧЫПЧЫКЛАР АШАГАН

Рәүф ХӘКИМОВтан булган хәл.

Кешеләргә тагылган кушаматларга бәйле бер мәзәк. Берчак Чыпчык Нургали улына чит авылдан килен төшерә. Туйлар үткәч, ямьнәр беткәч, абзыйның килен төшерүдән тагын да бер бәләкәй генә булса да куаныч аласы килеп китә. Килененең авылдагы кушаматларны белмәвеннән файдаланып, Чыпчык Нургали күптән ачуы килеп йөргән Колмак Миргали белән кызык ясарга уйлый.
– Килен, бар әле Миргали абзаңнардан бер-ике уч колмак алып кайт, әнкәң ипигә чүпрә ясамакчы иде, үзебезнеке бетеп киткән икән, – ди.
Тегесе уңганлыгын күрсәтергә тырышып, чыгып та йөгерә. Тиздән буш кул белән урап кайта. Капка төбенә үк чыгып аны түземсезләнеп көтеп торган Нургали үзенең мутлыгы барып чыкканына тамчы да шикләнмичә, эчтән генә Колмак Миргалидән көлә-көлә:
– Ну, килен, бардыңмы, сорадыңмы? – ди.
– Бик бирер идек тә ул, колмакны өй башына кибәргә элгән җирдән чыпчык ашап бетергән, диде Миргали абзый, – дип җаваплый килене.
Мондый җавапны көтмәгән Чыпчык Нургали рәхәтләнеп көләргә дип ачкан авызын озак кына яба алмый торган икән диләр.
Белешмә:

Рәүф Барый улы ХӘКИМОВ 1956 елның 7 октябрендә Әлшәй районының Никифар авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәптән үк нәфис әдәбиятка мөкиббән була, шигырьләр яза, район гәзитендә беренче шигырьләрен күрү Рәүфне иҗатка, журналистикага алып килергә канат куя. Башкорт дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлаганнан соң, махсус юллама буенча туган районы редакциясенә эшкә кайта, хәбәрчедән баш мөхәрриргә кадәр хезмәт юлы үтә. 1985-87 елларда Бүздәк районы гәзитен җитәкли. Аннан соң республиканың “Өмет” һәм “Кызыл таң” гәзитләрендә эшли.
Матбугаттагы тынгысыз хезмәте өчен ул республика журналистларының Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты була.
Рәүф Хәкимов публицистика белән бер үк вакытта нәфис әдәбият белән дә шөгыльләнә. Башлыча сатира һәм юмор жанрында иҗат итә. Биш китап авторы.

Автор фотосы..
Читайте нас: