Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
19 апрель 2020, 18:59

Мәскәүдә дә йокламыйлар икән

Ил белән Никита Хрущев җитәкчелек иткән заманда булган хәл.

Ил белән Никита Хрущев җитәкчелек иткән заманда бер колхозчы гомере буе күмәк хуҗалыкта бил бөгеп тә тормышын очын-очка ялгый алмыйча, бик фәкыйрь яшәгән. Тамчы да тир түкми эшләгән кешеләрнең баеп, яхшы өйләр салуына, ә аның мөлкәте бер дә артмавына ачуы кабарган, һәм ул моның сәбәбен Мәскәүгә барып, Хрущевның үзеннән сорарга булган.

Барган. Хрущев аны эш бүлмәсендә кабул итмәгән. Кремль коридорыннан үтеп барганда гына, колхозчының нинди сорау белән килгәнен сорагач: “Озак йоклыйсыңдыр, мужик, аз йоклаган кеше генә байый ул”, – дип, туктап сөйләшеп тә тормый, елмаеп үтеп киткән.

Генсекның бу сүзләре ирне бик аптыраткан. “Минем озак йокларга яратуымны каян белә икән?” – дип шаккаткан. Өенә кайткач, ул йокламас булган. Төннәрен әрле-бирле ишек алдында, бакчасында йокымсыраган килеш йөреп чыгу гадәте керткән. Шулай, төннәрнең берсендә, капка төбендәге эскәмиядә йокысыннан ава-түнә утырганда, шагыр-шогыр килгән арба тавышыннан сискәнеп китеп, күзләрен ачса – дуңгыз фермасы мөдире, арбасына зур чучка салып, өенә кайтып бара икән. Мөдир: “Син мине күрмәдең, монысы сиңа булсын, икенчесен үземә алып кайтканда юлымда торма”, – дип чучканы аның ишек алдына бушатып кире фермага шылган.

Икенче вакыт төнен шул ук урында утырганда, бер йөк ашлык төяп өенә кайтып барган амбар мөдирен тоткан. Анысы да тәүге йөкне аның ишек алдына бушаткан. Шулай ул берничә төндә сыер, сарык фермалары мөдирләренә, хәтта колхоз рәисенә тәгаенләнгән йөкләрне күреп, үз өлешен алган.

Берничә ел эчендә бу колхозчы бик баеган. Зур өй, мунча, гараж төзеткән. Хәтта “Москвич” машинасы сатып алган. Шулай баеп киткәч, киңәше өчен Хрущевка рәхмәт әйтергә дип, кабат Мәскәүгә киткән. Илбашына бүләккә дип багажнигына бер зур гына чучка да салган. Кремль ихатасына кергәч бүләген искә төшереп, кабат машинасы янына чыкса – чучкадан җилләр искән, ди.

Кабат Хрущев янына кереп, киңәшләре өчен рәхмәтләр әйткәч, генсекның колагына якын килеп:

Никита Сергеевич, сезнең Мәскәүдә дә йокламыйлар икән,– дип, әйткән, имеш.
Белешмә:
Кәүсәр Васби улы Әминев 1953 елның 6 мартында Борай районы Калмык авылында дөньяга килгән. Туган авылында VI сыйныф белем алганнан соң, Иске Бикмәт авылында сигезьеллык, Борайда урта мәктәп тәмамлый. Уфага килеп 50 нче һөнәрчелек училищесына укырга керә. Балачактан ук рәссам булу хыялы аны Уфаның 1нче санлы кичке художество мәктәбенә алып килә. Хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң, шәһәребезнең күп кенә оешмаларында рәссам-бизәүче булып эшләп, бу өлкәдә тәҗрибә туплый. 1991 елда “Өмет” яшьләр гәзитен башлап җибәрүдә, аннары 1994 елда “Тулпар” яшьләр журналын оештыруда катнаша. 1997–2001 елларда “Кызыл таң” гәзитендә, хаклы ялга чыкканчы Башкорт дәүләт академия драма театрында реклама буенча рәссам булып эшли.

Кәүсәр Әминев фотосы.

Читайте нас: