Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
14 апрель 2020, 23:15

КОТЫРГАН ПЕСИ

Барыбер үләсе. Кешеләргә чир йоктырасым да килмәде.


КОТЫРГАН ПЕСИ

Барысына да авылда яшәүче бертуган сеңлем Зилә гаепле. Ул күпбалалы ялгыз хатын булганга, йомышка йөртер кешесе юк, шуңа кирәкле әйберләрен миңа шәһәрдән алып кайтырга куша.
– Тавыкларым чатанлый башлады. Колхоз исән чакта болгауларына фермадан балык мае алып кайтып куша идем. Шуны таба алмассың микән? – диде ул чираттагы бер кайтуымда.
– Ярар, таныш ветеринардан сорап карармын, – дидем.
Шәһәргә кайткач, икенче көнне “Айболит” кушаматлы ветеринар күршемә шалтыраттым. Без шәһәр читендәге бистәдәге бер урамда, үзебез төзегән йортларда яшибез. Ул үзенең өйдә булмавын әйтеп, капкадан кергәч тә уң якта зур булмаган катыргы картон тартманы алырга кушты. Мин тартманы ачып тормыйча, багажникка салып куйдым да, авылда үземнең дә йомышым булганлыктан, юлга кузгалдым. Февраль ае иде. Көннәрнең шактый суык чагы. Кайту белән иң башта сеңлемне шатландырырга булдым. Тартманы өстәлгә куеп ача башладым, ул чәй куярга су алырга чыгып китте. Балык мае шешәләре бик яхшы чүпрәккә төрелгән булып чыкты. Аны сүтеп җибәрсәм, күзләрем маңгайга менде: анда үлгән песи ята иде. Туңган, бик матур мәче үләксәсе! Мин тиз генә тартманы ябып, машина багажнигына чыгарып салдым. Сеңлем дә кайтты.
– Балык мае алып кайтмадыңмыни? – ди.
– Тартмаларны бутаганмын, – димен.
Йомышларымны үтәп, авыл читендәге чүплеккә туктап, тартманы ташлап калдырдым. Кулны кар белән ышкып, сөртеп, юлга кузгалдым. Өйгә кайтуга хатын мине “Айболит” сорап килүен әйтте. Озакка сузмый, тиз генә капка төпләренә барып туктадым. Ул көтеп кенә торган кебек каршыма килеп чыкты. Исәнләшеп тә тормыйча:
– Песине кая куйдың? – ди.
– Балык мае тартмасы дип уйладым. Карап та тормаган идем шул. Песине чүплеккә ташлап калдырдым, – димен.
– Эшләр хөрт, ул песине миңа “усыплять” итәргә китергәннәр иде. Котырган булырга тиеш, хуҗасының баласын тешләгән. Баланы дәваханәгә салганнар, тикшерәләр. Миңа песине лабораториягә китерергә куштылар. Котырган булса, эшләр харап.
– Кайтып алып килермен, исән торса, – димен.
– Песине кулыңа тотып караган идеңме? Башка кешеләр кагылмадымы? – дип сорый бу.
– Юк, ләкин өстәлгә куйган идем.
– Кулларыңны юдыңмы соң?
– Кар белән ышкыган килеш.
“Айболит” миңа балык мае салынган тартма тоттырды.
Мин машинага утырып, капка төбендә торган хатыным янына туктап та тормыйча, кире авылга җилдердем.
Буран башланып тора, шулай да тартманы тиз таптым. Кемдер ачып караган, мәчем бер читтә ята. Аны кулга полиэтилен капчык киеп, кире тартмага урнаштырдым һәм сеңлемнәр яшәгән йортка ашыктым. Кычкыртып кына чакыртып чыгарып, балык майлы тартманы тоттырдым да:
– Бая өстәлгә тартма куйган урынны яхшылап сөрт, чүпрәген ташла. Клеенкаңны чыгарып ыргытсаң да яхшы булыр, – дип кузгалып киттем. Ул авызын ачып торып калды.
Мин шәһәргә кайту белән “Айболит”ка “күчтәнәчен” тапшырдым. Өйгә кереп, чишенеп, яхшылап кулларымны югач, суыткычта торган бер “ярты”ны ачып, “җиффәреп” тә куйдым.
– Нәрсә булды? – ди хатын.
– Миңа күп калмады, – димен котырган кешенең үлү очраклары булуын искә төшереп. Хатын сораштырып та “төбенә төшә” алмагач, чыгып машинаны карап керде. Берәрсен таптамаганмынмы, имеш. Аңа барысын да сөйләп бирдем.
Төне буе котырган песи белән саташып чыктым. Икенче көнне эшкә бармыйча эчеп яттым. Барыбер үләсе. Кешеләргә чир йоктырасым да килмәде. Кичен “Айболит” килеп керде, авызы ерык. Мәчедә котыру чире булмаган икән.
Шуннан инде мин шатлыктан эчүгә күчтем.
Белешмә: Әлиф Галимов

Әлиф Габдулла улы Галимов Благовар районы Иске Күчәрбай авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта белем алганнан соң Мәләвездә автомәктәп, Уфа Автотранспорт техникумын тәмамлый. Хәрби хезмәттә була. Сәүдә, коткару хезмәте, машиналар төзәтү тармакларында эшли.
Әлиф Галимов иҗатының төп жанры сатира-юмор булса да, җитди, шул исәптән дини темаларга да шигырьләр яза. Соңгы чорда каләмен прозада да сыный башлады. Аның иҗаты республиканың “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар”һәм Казанда нәшер ителүче “Чаян” журналларында һәрдаим чыгып тора.
Иҗатына ихласлык, хакыйкатьне турыдан ярып салу кебек сыйфатлар хас.
2014-2015 елларда республикада үткән “Балкыш” конкурсында сатира-юмор жанрында иҗат итүчеләр арасында икенче урын яулады. Агымдагы елда Бәләбәйдә узган “Илһам чишмәләре” шигърият фестивалендә Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан уздырылган “Тугрылык һәм бурыч ялкыны бөек юлыбызны яктыртсын!” дигән номинациядә җиңүгә иреште.
Фото: .kotikiporody.ru
Читайте нас: