Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
13 апрель 2020, 15:47

ПРОТЕЗ ҺӘМ ФИДАН ГАФАРОВ

Әшәкелек законы үз вазыйфасын бервакытта да онытмый.

Кызыбызның чыгарылыш кичәсе Башкорт академия драма театры бинасында узды. Кунаклар арасында Айдар Галимов та бар – аларның да өлкән кызлары аттестат ала. Ата-аналар белән балалар бәйрәм табынына аерым-аерым утырды. Айдар утырган өстәл белән безнеке янәшә генә туры килде. Аллергия белән җәфалануым сәбәпле, тәнәфес вакытында бит-кулларны юарга беренче катка төшеп киттем. Төчкереп җибәрүем булды (аллергия бәласе!), алдагы теш протезым, раковинага тәгәрәп төшеп, су белән агып та китте. Вәт, булды, мин әйтәм!

Шок хәлендә өстәл артына килеп утырдым. Нәкь шул вакытта (әшәкелек законы үз вазыйфасын бервакытта да онытмый), безнең янга кызыбыз килде. Карыйм, Айдар да урыныннан кузгалды һәм… безнең өстәлгә таба атлады. Үзенә генә хас итагатьлелек белән исәнләшкәч, башта кызыбызны котлады. (Безнең кызлар мәктәп елларыннан ук дус булдылар. Нинди дә булса чарадан соңгарак калып кайтырга туры килсә, йә Айдар, йә иптәшем аларны каршы алып, озатып йөрде). Аннан миңа карап: Сез әнисе буласызмы? – дип сорады. Авызымны бәлеш итеп җәеп: Әйе! – дияр идем дә бит… Шалишь, алай булмый торсын әле”, диде язмыш. Авызымны ачар-ачмас, ыскрумно гына җавапларга туры килде. Сүзгә ирем кушылып киткәч, читтән генә елмаеп карап тордым.

Әле монысы ярый! Бер көннән Казанга, кызыбызның документларын югары уку йортына тапшыру нияте белән юлга чыгарга тиеш идек. Казан кадәр Казанга ничек тешсез барырга?! Анда Салаватны очратырга туры килсә?! Стоматологка баруның файдасы юк – бер көн эчендә башкарыла торган эш түгел. Иртән башка бер фикер килде бит, әй. Туктале, – мин әйтәм, – раковина торбасының төбенә эләгеп калмады микән протезым? Бәйрәмнән соң ирем, әлбәттә, руль артына утырырлык дәрәҗәдә түгел. Тиз генә җыендым да (йортыбыз шәһәр читендә, ул вакытта без торган җирдән Уфаның үзәгенә барып житәр өчен өч транспорт алыштырырга кирәк иде), тукталышка чаптым. Иртәнге алтыда гына кайтып, өч сәгать черем иткән кешегә җиңел түгел иде, әлбәттә. Тик башка чара юк, башыңа төшсә, башмакчы буласың дигәне шулайрак буладыр инде.

Театрның арткы ишегеннән килеп кергәндә төшке аш вакыты җитеп килә иде. Вахтада утырган абзыйга йомышымны аңлаттым. Ул бәдрәф бүлмәләренең бикле булуын, аларны ачарга тиешле хезмәткәр ярты сәгатьттән буласын әйтте. Ярты сәгать түгел, көне буе көтәргә дә риза! Тик табылсын гына тешем”. Шулай басып торам вахта каршында. Берзаман каршыдагы ишек ачылып китте. Ә аннан …. легендар Фидан Гафаровыбыз килеп чыкмасынмы! Кичәге шоктан айнып бетмәгән кешегә чираттагы шок! Их, протезым урынында булса! Нинди генә комплиментлар ишетмәс иде яраткан артистым үзенең иҗаты хакында (нәкъ минем комплиментларга гына мохтаҗ кеше инде ул!). Фидан бер миңа, бер вахтерга карап торды да: Чибәр ханымнарны яратасың да инде үзең, – дип куйды. Елмайдым. Кичә Айдар Галимовка елмайган кебек. Авызыңны ач та айны әйт, күзеңне ач та көнне әйт, дигән халык мәкале башымнан кыелып кына үтеп китте. Авызымны ачарлык булса, әйтерлек кенә сүзен табар идем әле!

Ниһаять, җаваплы хезмәткәр килеп, бүлмәләрне ачкач, раковина астындагы торбаны борып алдым… Исән, шайтан алгыры, ята шунда су эчендә! Их, мәйтәм, нигә кичә башым эшләп, шунда ук ачып карамаганмын. Алай дисәң, бүген Фидан Гафаров белән якыннан күрешмәгән булыр идем. Үзләренә сөйләгән юк әле бу тарихны, җае чыкмый. Теш протезымны да өр-яңага алыштырдым, югыйсә

Белешмә:

Люция Мәснәви кызы Әблиева 1962нче елның 21нче августында Башкортостанның Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында туган. 1981-1986нчы елларда Башкортстан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Бүгенге көндә Люциянең Башкортстан һәм Татарстан матбугат басмаларында шигырьләре, проза әсәрләре еш басыла, иҗтимагый челтәрләрдә дә үз битләрен алып бара. Берничә үзнәшер китап авторы.

Автор фотосы.

Читайте нас: