Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
7 апрель 2020, 15:38

Марсель ИЛЬЯСОВ. Камил китте Казанга. Шигырь-бикәя

Яңа авторыбыз Марсель ИЛЬЯСОВка әле 29 яшь кенә. Чыгышы белән ул Башкортстанның Краснокама районы Иске Яньегет авылыннан. Үзе әйтүенчә, техник университет тәмамлап, һөнәре буенча инженер-энергетик булса да, туган телне һич онытмый, мәктәптә кабынган иҗат ялкынын да сүндерми. Бүгенге көндә татар телендә хикәяләр, шигырьләр яза.Аның балалар өчен язылган шигырьләре белән укучыларыбыз “Тулпар”ның 2нче санында таныша алачак. Ә әлегә аның “К” хәрефенә генә башланган сүзләрдән торган шигыреннән авыз итегез.

Яңа авторыбыз Марсель ИЛЬЯСОВка әле 29 яшь кенә. Чыгышы белән ул Башкортстанның Краснокама районы Иске Яньегет авылыннан. Әдәби иҗат белән мәктәп елларыннан бирле шөгыльләнә, “Яшь иҗатчылар” түгәрәгенә йөри. Мәктәп елларында республика гәзит-журналларында хикәяләре, шигырьләре еш басыла. “Яшь хәбәрче” исемен дә алып өлгерә ул. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа дәүләт авиация-техник университетында белем ала. Үзе әйтүенчә, техник университет тәмамлап, һөнәре буенча инженер-энергетик булса да, туган телне һич онытмый, мәктәптә кабынган иҗат ялкынын да сүндерми. Бүгенге көндә татар телендә хикәяләр, шигырьләр яза. Яшьләр нинди генә өлкәдә эшләмәсен, нинди генә юнәлештә белем алмасын, туган телләрен беркайчан да онытырга тиеш түгел, дип уйлый ул.
Марсель балалар өчен аеруча оста яза. Аның шигырьләре белән укучыларыбыз “Тулпар”ның 2нче санында таныша алачак. Ә әлегә аның “К” хәрефенә генә башланган сүзләрдән торган шигыреннән авыз итегез.
Камил китте Казанга
Камил китте Казанга
Кабан күлен күрергә,
Кибетләргә керергә,
Кремльне дә күрергә,
Китапханәгә кереп
Күп китаплар карарга,
Кунакханәгә кереп
Кичкә кунып калырга.
Килде дә – керде, күрде,
Карады да, кунды да,
Китте кайтып кирегә.
Казан – кунакчыл кала
Кирәк кире килергә!
Фото авторның шәхси архивыннан алынды.
Читайте нас: