Мин 8 март туган ир-атларның, 23 февраль туган хатын-кызларның барлыгын беләм. Туган көннәрен дүрт телга бер үткәреп “рәхәтләнә” торган 29 февраль дөньяга килүчеләр дә бар. Ләкин иң күңеллесе – 1 апрель туучылардыр. Башкортстанда андыйлар арасында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резидә Фәхруллина, республикадагы бердәнбер татар фольклорчысы, галим, шагыйрь Илдус Фазлетдинов һәм Авыргазы районы Степановка авылының халык шагыйре Эльверт Хаматшин бар. Аларны һәм башка 1 апрельдә туучыларны котламыйм, чөнки бу көнне кеше бер-берсенә ышанмый, шаярта дип уйлый.
1 апрель – көлке көне. Көлү күпмедер сәгать гомерне озынайта диләр. Галимнәр узган гасырның 70 елларыннан ук көлүнең файдасын ачканнар. Аңа караганда, биш минут көлү 40 минут ялга тора. Шуңа кайсыдыр илдә диңгез буенда ял итеп ятканчы, бакчаңда көлә-көлә кишер ута. Самолет казасыннан да куркасы юк, чыгым да чыкмый, кирсенчә, экологик таза азыклы буласың.
Эндорфин шатлык гормоннары бүлеп чыгаруга булышлык итә. Эндорфин табигый наркотик буларак, авыртуны баса, кешенең эндокрин системасын яхшырта. Бу уңайдан бер мәзәк искә төште. Имеш, аркасына пычак кадалган бер кеше табибка килгән икән. Анысы:
– Авыртамы? – дип сораган.
– Көлгәндә генә, – дип әйткән ди бу.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, көлү ябыгуга да булышлык итә. 10-15 минут көлү бер шоколад ашаудан кергән калорияне яндыра икән. Димәк, көзгегә карап, үзеңнән көлеп, рәхәтләнеп ябыгырга була. Пенсия һәм хезмәт хаклары алган көнне көне буе көлүдән бушамый рәхәтләнергә була. Бер урыс әйтмешли, “я смеюсь два раза в месяц, в день получки и зарплаты” дигәндәй.
Безнең халыклар болай да көләч. Муса Җәлилләрнең җәзалануын күргән Италия әсире Риниера Ланфредини юкка гына “Татарлар елмаеп үлделәр…” димәгәндер. Ә бүген көлү өчен сәбәп җитәрлек.