Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
13 март 2020, 01:09

КЫРЛЫ СТАКАН КӨНДӘЛЕГЕННӘН

Берчак өстемә ниндидер сасы әйбер койдылар. Тончыгып үлә яздым. Аракы икән. Кыз башта ошамаса да, төшереп алгач, ничава булып күренә башлады.

1 июнь. Мин пыяла заводында дөньяга килеп озак торырга да өлгермәдем, “Газель” машинасына төяп, каядыр алып киттеләр. Кемдер: “Заграницага”, — диде. Ерак бармадык, “Хуҗалык товарлары” дип аталган кибет янына килеп туктадык. “Заграница”лары шушы буладыр инде.

Затлы товармындыр, күрәсең, хәтта складта ятарга да насыйп булмады, шунда ук кибет киштәсенә чыгарып утырттылар.

Тирә-ягымда да гел савыт-саба: чынаяк, касә, тәлинкә, кәстрүл дисеңме, чәйнек, вазалармы — барысы да бар. Тик, хаклары гына, исең китәр. Берничә йөз сум торалар. Алардан көлә-көлә эчем катып бетте.

Кемне алырлар? 300, 400, 500 тәңкәлек аларнымы, әллә 50 сумлык минеме? Әлбәттә, мине!

2 июнь. Ни сәбәпледер, миңа күтәрелеп караучы да юк. Хатын-кызлар, селәгәйләрен агыза-агыза, затлы савыт-саба күзли. Көндәшләрем хәзер миннән көлә. Әллә киштәдән сикереп үз-үземә кул саласымы дип уйлап куям.

3 июнь. Ур-ра бәхет елмайды — алдылар! Ә көндәшләрем сазаган карт кыз сыман утырып калдылар.

Минем хуҗам кияү егетедәй бик сылу — дәү корсаклы, галстуклы, хәтта кулъяулыгы да бар, хушбуй да сиптергән. Янәшәмдә колбаса, аракы, татлы су, алма-апельсин һәм тозлы балык. Каядыр алып бара, күрәсең, бик селкетә, тик күреп булмады — сумкада кысык, тынчу.

Бәй, табигатькә чыкканбыз икән. Тирә-якта кошлар сайрый, хуҗам янында чырык-чырык бер кыз йөри. Чак-чак көнләшеп үлмәдем.

Берчак өстемә ниндидер сасы әйбер койдылар. Тончыгып үлә яздым. Аракы икән. Кыз башта ошамаса да, төшереп алгач, ничава булып күренә башлады. Ботлары да ул кадәр нечкә түгел икән. Һәм мин үз гомеремдә беренче тапкыр стакан булып тууыма үкенә башладым. Эх, сылукайны сыйпаучы үзең, һич югы, кыз кулындагы сәгать яки бармагындагы йөзек булсаң икән! Ә инде аның эчке киеме булу турында бөтенләй хыялланасы да юк.

4 июнь. Уянып китсәм — аланлыктамын. Хуҗам юк. Аның белән бергә озын ботлы сарыкайдан да “җилләр искән”. Янымда бары кичәге шешә генә аунап ята. Ул да буш. Ә балык белән колбасаның хәле гүпчи кызганыч. Аларны ашап бетерә язганнар. Балыкның сөяге, колбасаның тән тиресе генә торып калган. Тагын бер нәрсәне оныта язганмын, агач ботагына шар элеп киткәннәр. Кабартырга теләгәннәрдер дә, онытканнар, күрәсең.

Шешә һаман айнып җитмәгән. Үзе күз кыскан була, кочакларга азаплана, хөрәсән. Шулай гына булмый торсын әле.

Көнем елап үтте.

5 июнь. Кәеф юк.

Хәзер инде мине шешә юата. “Табарлар, алырлар, мин аракы заводыннан җиде тапкыр тулы килеш чыктым. Сигезенчесе дә булыр, шайтан боерса. Стакан халкы да урамда аунап ятмый”, — ди.

Никтер күңелем ышанмый. Тапмаслар кебек.

6 июнь. Мине бер кеше аламасы кулына алды. Саташам дип торам, ул бәндә шундый пычрак — косып үләрсең. Авызым зур булгач сасысы бигрәк нык керә.

Вокзалга килдек. Каядыр китәбез дип уйласам, алар монда яшиләр икән.

Максимка” дигән әллә нинди сыекча койдылар. Сасы. Ә бераздан рәхәт булып китте. Берәм-берәм эчәләр. Алама киемле, сакал-мыек баскан, кәкре-бөкре, гарип-гораба бу адәмнәр дә әйбәтләп карагач ул кадәрле үк ямьсез дә түгелләр икән.

7 июнь. Бүген тагын бәйрәм.

8 июнь. Ура, бәйрәм!

9 июнь. Иртәдән бирле авызга бер грамм капканым юк. Чатнап баш авырта. Ичмасам, су да бирмиләр. (Ә үзләре краннан эчә). Зәңгәрләнеп каттым.

10 июнь. Хуҗамны вокзалдан милиция куды.

Шул кирәк аңа, көн дә эчерми ич. Минем барлыгымны онытып бер көнне шешә авызыннан гына чөмерделәр, көнләшеп үлә яздым.

Төнне парктагы утыргычта үткәрдек.

11 июнь. Хуҗамның биштәре тишек булып чыкты — төшеп калдым. Үләм дип торам, ярый, аста чирәм булган. Әй кычкырам, кычкырам, борылып та карамады. Әллә ишетмәде. Әллә ишетмәмешкә салышты.

12 июнь. Янә табып алдылар. Яңа хуҗамны кеше дип торсам, ул студент булып чыкты. Ярар, моны баштан сөйлим.

Ул университет ягына борылгач, аның студент икәнлеген аңладым. Укыган кеше — укыган кеше инде, миңа кадер-хөрмәт белән генә карар дип уйлап кына беткән идем, ниндидер сасы җиргә барып кердек. Бомжларның үзәк офисы дип торам. Ә ул “общага” дигәннәре икән. Кухня һәм бәдрәф исләре кушылудан хасил булган бу һава Менделеев таблицасына да кереп өлгермәгән ниндидер газ икән.

Кулдан кулга киттем. Әйтерсең иң соңгы фәхишәмен. Хәтта хуҗам да юк. Бар “общага” миннән чәй чөмерә. Анысы да, ачуым да килмәгәе, чәйдән бигрәк, кайнаган суны хәтерләтә, бомжларда чефир эчкән көннәрне хәзер сагынып искә алам.

13 июнь. Безнең “общага”га кунакка килгән, күрше факультетта укучы Илфак исемле студент егет мине кесәсенә салып урлап алып китте. Гашыйк булган дип уйласам — сөйгәненә бүләк итәргә икән. Минем язмышка шулай ук ике алюмин калак һәм ашханә билгесе сугылган коштабак та дучар булды.

14 июнь. Илфак нәрсәсен (аңламадым, әллә нәрсәсенме) бирмәгәне өчен сөйгән кызы Рәмзия белән үпкәләште һәм кичә бүләк иткән “сервиз”ын яңадан кереп алды.

15 июнь. Илфак генеральная уборка дигән сылтау белән кухняга бер өем савыт-саба алып чыкты да, шунда бер чәчби белән танышты. Алар күгәрчендәй гөрләшеп торган арада миңа өченче берәү — “первач” Азамат “аю мае” сөртте.

16 июнь. Азаматларга тарак сорарга кергән Илфак мине танып алды. “Салага, минем яраткан стаканымны син чәлдергәнсең икән”, — дип дөмбәсләп ташлады һәм яңадан үзенең бүлмәсенә алып чыгып китте.

Минем өчен сугыш. Бразилия сериалларың бер якта торсын.

17 июнь. Илфак янә сөйгән кызы белән дуслашты һәм мине яңадан Рәмзиясенә бүләк итте. Анысы, үз чиратында, мине юа-юа кабыргаларымны авырттырып бетте.

Яңа тормыш. Рәхәт. Кызлар миннән чәй эчә. Иреннәре юкә балы диярсең. Тик, берсе тешен чистартмый бугай, каһәрең, җитмәсә, тәмәке исе.

18 июнь. Ур-ра! Тешен чистартмаучы тәмәжник кызны укудан кудылар. Хәзер калган ике туташ та минеке. Хөррият.

19 июнь. Илфак Рәмзиясенә чәчәкләр бүләк итте. Көнләшеп үлә яздым.

Канәферләр. Су салып миңа куйдылар.

20 июнь. Чәчәкләр һаман миндә. Миңа түгел, аларга карыйлар. Хәзер кызлар кулы миңа кагылмый да.

Ярый әле бүген Рәмзиянең чәчәкләрне иснәгәндә күкрәкләре күренеп калды. Күкрәкчә кимәгән иде.

21 июнь. Канәферләр шиңде. Исләнә башладылар. Суын алыштырмыйлар.

22 июнь. Кыз моңсу. Миңа күтәрелеп тә карамый.

23 июнь. Илфак керде. Тәмам бозылыштылар. Егет мине чәчкәләре белән бергә алып чыгып китте. Юл уңаеннан канәферләрне чүп савытына тондырды. Шул кирәк аларга.

Илфак сөенечтәнме, көенечтәнме бер шешә аракы сатып алды. Яртысын миңа агызды. Сасы.

Бераздан дөнья матураеп китте.

Егетләрдә барыбер кызыграк.

Илфакның бүлмәдәшләре кайтты. Ниндидер сессияне каядыр тапшырганнар. Аракылары күп. Рәхәтләнеп эчәбез.

Миңа күңелсез булмасын дипме, янә бер стакан таптылар. Сессия өчен дияләр дә чәкештерәләр, сессия өчен дияләр дә чәкәштерәләр. Башкайларыбыз кабарып чыкты.

Исерүләре тәмам җитте, ахры. Илфак: “Безнең авылда Галимҗан исемле абзый закускага үзенең стаканын ашый“, димәсенме! Тегеләре әллә ышанмый, әллә үчекләп ышанмаганга салыша, Илфакка җитә калды. “Мин Галимҗанның күршесе”, — дип мин фәкыйрегезне кулына алды һәм зур итеп авызын ачты.

Ә тешләре крокодилныкымыни.

Хәзер үк коткарырга бүлмәгә спецназ килеп кермәсә, мин үлә...

Габдулла ВАФИН,

Бәләбәй шәһәре.

Фото: dreamstime.com

Читайте нас: