Тышта җәйнең иң кызган мәле. Күңел капкаларының дер селкенә, иң нечкә хисләрнең әлҗе-мөлҗе килә торган чагы. Мондый вакытта ни җаның белән бүлмәдә түзеп ятарга кирәк! Тыштагы кояш, студентның күп укып түгел, ә күп йокы симертеп шешенеп беткән кысык күзенә туры карап елмая. Менә шундый иртәләрнең берсендә Илдус үзенә төбәлгән карашны тоеп уянып китте. Киерелеп-сузылып алганнан соң, башын як-якка борып, тирә-юньгә күз салды. Бүлмәдәше Илсур өйдә юк иде. Илдус куырылып калды. Ныклабрак караса, бүлмә стенасына беркетелгән обой кәгазенең ярыгыннан үзенә бер тараканның карап торуын күрде. Кыш буена ачлыктан кибеп беткән гәүдәсен дер-дер селкетеп, үзенә күрә ябык кына янбашын туңкайтып, көтмәгәндә ул тавыш бирде:
– Нихәл, ит бүкәне! Һаман мыркылдыйсыңмы!
Илдус үз колагына үзе ышанмады. Аның черек ташкабак кебек җилсенеп беткән күзләре кинәт өстәлдә аунап яткан юылмаган коштабак хәтле булып ачылып киттеләр.
– Мин әйтәм, бөгәбезме дим йокыны! – Таракан сөрмә тарткан соры матур күзләрен мелт-мелт иттереп, «миниатюрно» гына йомып алды һәм алдагы ике алтын тешен ыржайтып, нәфис итеп елмаеп куйды. Аның «современный таракан» икәнен карашыннан ук белеп була иде. Илдус көчкә-көчкә генә телен әйләндереп:
– Кайдан килеп чыктың соң әле син, дус! – дип сорады.
Таракан моның каткан ноские төсендәге күзләрен нурландырып, яшелле-күкле тавыш белән:
– Гомер буе шушында яшим дә, кайдан килеп чыктың, имеш, сүс баш! Пропискада ич мин монда, мүкләк. Пропискада!
– Алай икән, – дип сузды Илдус акрын гына. – Ә гаиләң, бала-чагаң дигәндәй...
– Бар-бар, Аллага шөкер, әллә ни күп булмаса да, йөз дә сигез башбыз.
Аның сүзләрен куәтләгәндәй, стена белән обой арасы гөж-гөж итеп алды, хәтта ыңгырашкан тавышлар да ишетелеп куйды.
– Тик менә яшәү шартлары гына шәптән түгел.
– Кысыграк шул, туган, кысыграк. Иркенләп үрчергә масштаб кирәк бит аңа, ә бездә ул юк. Шуңа күрә күп кенә уңайсызлыклар да килеп чыга. Үзең дә аңлыйсыңдыр инде, башыңнан кичкән хәл бит...
Таракан идән мунчаласы кебек шәлперәеп төшкән иреннәрен чәпелдәтеп, селәгәен агызып, кеткелдәп көлеп җибәрде. Ә Илдус исә, үзенең ике битенең ут януын тойды. Кара син аны, үләксәне! Ни сөйли бит, ә! Кем белән кемне чагыштыра бит! Гарьлегеңнән ятып үләрсең, билләһи!!
Таракан, бөтен габаритларын дер селкетеп, көлүен дәвам итте. Көлеп туйгач:
– Я, я, ачуланма, ит түшкәсе. Син нәрсә, була торган хәл, ә син кызган буласың.
Илдус исә, сүзне икенчегә борырга теләп:
– Я, шуннан нишләргә уйлыйсың!– диде.
– Нәрсә дип, яңа, киңрәк, җылырак урыннар эзлибез инде, эзләнү чоры бит.
Таракан, бөтен стенаны дер селкетеп, гөрселдәтеп кикереп куйды. Шайтан таягы кебек кәкре аякларын да алмаш-тилмәш китерде. Ә юынтык су төсендәге мыеклары, флюгер кебек, әле сулга, әле уңга борылдылар.
– Кичәле-бүгенле күченү эшләре алып бардык әле. Бик тә мәшәкатьле булды. Ләкин хәзер бөтен шартлар да бар: иркен, уңайлы, вообще – «классно».
– Кызык, кайда күчендегез инде!
Илдус, корт чаккандай, сикереп торды. Йөгереп барып, каршыдагы шкаф ишеген ачып җибәрде. Кичә генә юып, үтүкләп, әйбәтләп салып куйган чиста киемнәр өстеннән тирә-якка эреле-ваклы тараканнар сибелделәр.
– Хәшәрәт, – диде җен ачуы чыккан Илдус, һәм, кулына эләккән беренче китапны алып тараканга томырды. Ә тараканның исә ат кешнәве шикелле көлүе бөтен бүлмәне тутырды...
…Шунда Илдус уянып китте. Дөньяны яңгыратып сәгать шалтырый, ә киштәдән килеп төшкән китап идәндә аунап ята иде. Еш-еш, авыр итеп тын алган Илдус иң башта стенага карады. Аның күргән төшен раслагандай, ятакханәдәге ачлы-туклы тормышны тигез бүлешкән студентларның мәңгелек дусты Стасик Мыекбаев мыекларын мут кына селкетеп, аны сәламләгәндәй, стена ярыгына кереп бара иде. Илдус кулы белән җибәрелгән сыңар тапочка сызгырып стена ягына очты, ләкин язмыш бу юлы да Стасик Мыекбаевны саклап калды…