Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
25 февраль 2020, 00:41

Үч

Без хезмәттә чакларда…

Үч


Элекке көнне кыр өйрәнүләрендә отделение командиры ефрейтор Голик теңкәгә тиде: Артта каласың... Фәлән-төгән... (Аяклар сызлавы сиздерә иде). Татар малаена хохол ефрейтор каршында җиңүче булып калу теләге туды. Икенче көнне рота физзарядкага чыгып китте. Мин идән юарга калдым. Күрәм: бер көтү тычкан чабып үтте. Почмакка кысрыклап, мунчала каплап тоттым тегенең берсен. Татар малаена генсеклар башына да килмәс уй килде. Шәп. Җитди... Безнең матраслар да, мендәрләр дә Приморье саламыннан бит. Тычканның урыны кайда? Тото... Голикның мендәр почмагын теш белән ычкындырдым да, тычканны шунда озаттым. Ул рәхмәтеннән чинап куйды. Кич йокларга яткач, күзәтәм: Голик мендәрен бер кырык тапкыр әйләндергәндер, йокы заты күрмәде, мескен. Чыгарып түгәр иде саламны, алмашка юк. Өч айга бер генә, җыйнау барып, совхоз эскертендә урын-җирне алыштырып кайтабыз. Өч көннән соң түзмәде чыгарып түкте саламны, инә тычканы һәм биш-алты баласы белән. Үзе бушлатын баш астына салып ятты. Татар бар җирдә хәтәр бар, дигән сүз дөрестер, күрәсең.

Сез булмаган җирдә



Тәнәфестә курилкага җыелабыз. Кайтасы ел. Сүз ара сүз китә. Техник-инженер өлкән лейтенант та безнең белән гәп тора. Кайту, кая урнашу, авылныкылар ничек паспорт юнәтү турында хыялланабыз. Эшенә караганда сүзе күбрәк офицер, безнең сүзне бүлеп: Да-а, ребята. Хорошо там, где нас нет, дип куйды. Фәрештәләрем кая булгандыр, шайтан телемнән тартып: Особенно хорошо там, где вас нет, дип куймаммы! Ул башкача безнең белән курилкага йөрмәде.

Даим ЯУШЕВ,

Туймазы районы,

Фото:murza.ru/murzinskie-rody/yaushevy-bashkirskaya-vetv/personalii/daim-muhammetgani-uly-yaushev/

Читайте нас: