Югары уку йортының филология факультеты студентларына педагогик практика чоры җитте. Элекке еллардагы кебек, ул башкалабыз мәктәпләрендә үтә икән, төрле сәбәбе булган өч-дүрт студентны гына авыл мәктәбенә җибәрәчәкләр, диләр. Факультетта укыган йөз илле студентның һәркайсының әлеге практиканы туган авылында, әти-әнисе кочагында үтәсе килә, чөнки алар барысы да — авыл балалары. Иң мөһиме — теләк кирәк. Теләк булса, сәбәп табыла ул. Деканат өстәленә авылга җибәрүне үтенеп, йөз илле гариза менеп ятты.
Декан да үз сүзен әйтердән элек җиде үлчәп бер кисә торган кеше. Шулай итми, ректор да, министр да баштан сыйпап тормыйлар шул. Эссе табада биисең килмәсә, җибәрердән алда кулыңда төпле дәлилең булырга тиеш. Әлеге нияттән чыгып һәм гаризаларның санын шактый киметү йөзеннән декан практикантларга шарт куйды: һәр студент авыл мәктәбеннән практика үтәргә заявка китерергә тиеш. Акчага такы-токы бүгенге заманда бер генә уку йортының да практикант алып утырырга башларына тай типмәгәндер, дип уйлады декан. Ләкин уе барып чыкмады. Икенче көнне үк республиканың йөз илле мәктәбеннән мәгариф бүлеге тарафыннан расланган мөһерле заявкалар килеп төште. Бу хәлгә аптыраган декан практикантларны кабат җыеп алды һәм яңа шарт куйды: кемнең әтисе дә, әнисе дә гарип-горәбә булып, һәрчак ярдәмгә мохтаҗлык кичерсә, бары шуларның балалары гына авылларына практика үтәргә җибәрелә. Моны раслап табиблар белешмә бирергә тиеш.
Башкача студентлар баш каңгыртып йөрмәсләр дип, тынычланган декан иртәгесен эш бүлмәсенең ишеген ачып керсә, ни күрсен: өстәлдә таудай өелеп, табиб белешмәләре ята! Йөз илле студентның йөз илле әтисе һәм йөз илле әнисе барысы да шыр инвалидлар икән. Кайсын паралич, йә зәхмәт суккан, кайсын рак еккан, кайсы ике кулсыз, шуңа өстәп кайсы ике аяксыз дип язылган белешмәләргә.
Урындагы табиблар җибәргән әлеге белешмәләр белән танышып чыккан декан мондый фаҗигале хәлдә яшәгән студентларын кызганып уфтанды, кайгырды. Ләкин йөз илле студентны авылга озату — аның өчен мал көтүен көтүчесез көтүгә куу белән бер иде. Шуның өчен генә ул студентларга яңа шарт куярга мәҗбүр булды: «Авылга практикага бары әти-әнисез калган ятимнәр генә җибәрелә. Ә сез, Иншаллаһ, бәхетлеләр, берегез дә ятим түгел. Моны раслаучы документларыгыз бар». Тик яңа шартны җиткерүгә күп тә үтмәде (ышансагыз — ышаныгыз, ышанмасагыз — көчләмим) декан өстәленә өч йөз кешенең кинәт кенә үлүе турында судмедэкспертиза таныклыклары килеп ятты. Шуларның йөз иллесе — хатын-кыз, калганнары — ир-ат халкы. Бу таныклыклар белән мәгълүматлы булгач, декан атна буе кабинетында күренмәде. Кеше сүзенә караганда, студентларның кайгысын уртаклашу йөзеннән, атна буе өендә яткан диләр.
Ләкин... бу ни эш? Җиденче көнне мәлҗегән, шешенгән декан практикантлар алдына яңа таләп куйды: кем дә кем уку фондына йөз мең сум акча кертә, шул студент кына авылга практикага җибәрелә. Бу хәбәрне ишеткәч, балыктай сөйләшмәс булды яшь халык. Тиздән факультет бүлмәләре тынып калды, чөнки алар буп-буш иде. Аның каравы, башкаланың тимер юл вокзалында, пристаньдә йөк бушату, составларны озату кебек эшләр гомердә булмаганча тиз башкарыла башлады. Урамнарда — җир себерүчеләр, оешмаларда техничкалар саны бермә-бер артты. Кая карама — чисталык, пөхтәлек. Урам себерүче чәчкәдәй кызларны һәм егетләрне чит илчелек вәкилләре тәрәзәдән күреп, гаҗәпкә калды. Нинди бай капиталистик дәүләтләрдә дә мондый эшкә карт-корылар һәм эшсезләр генә урнаша икән. Гаҗәпләнгән илчеләр бу мәсьәләдә туры президентның үзенә мөрәҗәгать иттеләр. Көтелмәгән сораудан бераз аптырап калган президент: «Бездә җыештыручылар, грузчиклар хезмәте һәрчак почетта. Шуңа күрә аларга иң зур эш хакы түлибез», — дип җаваплады телефон аша. Бер үк вакытта ул икенче телефоннан кала мэрына әлеге төр эшчеләргә бу айда эш хакына өстәп, искәрмә рәвешендә, йөз мең сум премия түләргә боерды. Президент боерыгы сәгате-минуты белән җиренә җиткереп үтәлде.
Практикага өйгә кайту хыялы белән тилмергән студентлар тиешле күләмдәге акчаны бәрәңгедән бушаган берничә арыш капчыгына тутырып, декан бүлмәсенә кертеп өйделәр. Бу күләмдәге акчаны гомерендә күрмәгәнгәме, әллә башка бер сәбәптәнме, декан, башы әйләнеп, тәгәрәп китте. Үзе исен югалтса да, теле исен югалтмаган: «Бу акчага факультет әйләнер гөлбакчага», — дип сөйләнә.
Һушына килгән декан практикантларга җитәкче укытучылар тәгаенләргә мәҗбүр булды. Тегеләрнең култамгаларын куйдыру йөзеннән приказ язды. Ләкин... җитәкчеләр район саен практикант эшен күзәтеп йөрүдән катгый баш тарттылар, бары башкала мәктәпләрендә генә тикшерергә ризалык белдерделәр.
Практиканы кабат башкала мәктәпләрендә үткәрү өмете уянган декан күтәренке кәеф белән әлеге хәлне практикантларга җиткерде: «Җитәкче-кураторларның практиканы авылдан-авылга, районнан-районга тикшереп йөрергә мөмкинлекләре булмаганга күрә, алар риза түгелләр». «Куратор-җитәкчеләр белән үзебезгә сөйләшергә рөхсәт итегез», — дип үтенде группа старостасы.
«Рәхим итеп», — декан җилкә сикертте. Күп тә үтми җитәкче-кураторлар «авыл мәктәбенә мин барам да, мин барам» дип чәчрәшеп, үзара тарткалашып, декан бүлмәсенә бәреп керделәр. Берсенең галстугы, икенчесенең хәтта күлмәк якасы өзелеп чыккан иде.
Саламга ябышырлык та дәлиле калмаган декан студентларның ихтыярын канәгатьләндерергә мәҗбүр булды.
Сез, әлбәттә, куратор-җитәкчеләр белән практикантлар арасында булган сөйләшүнең эчтәлеген белергә телисездер. Ул хакта декан да бик төпченгән диләр төпченүен, тик беркем берни дә тишмәгән. Хәер, хикәя авторы үзе дә күрми калды студент халкының чираттагы мутлыгын.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.