Шифаханә. Табибка керергә чират торалар. Чираттагы бер кыз Роберт Миңнуллинга дәшә. Балтач районыннан Лилия исемле икән.
– Сез язучы түгелме?
– Языштырам.
– Әллә Роберт абый Миңнуллин инде?
– Әйе шул!
– Без бәләкәй чакта Балтачтан сезнең редакциягә кунакка килгән идек. Абый хәзер язасызмы соң?
– Язам инде!
– Яза-яза билегезгә төштеме?
– Билгә генә түгел, аякка ук төште шул инде.
– Сез, абый, моннан соң басып язмагыз, аякларыгызга көч килер?
Бер салып утырганда Мостай Кәримне бик үк өнәп бетермәгән каләмдәшләре әйтәләр икән моңа:
– Мостай агай, болай булгач, тәмугка эләгәсең бит инде син!
– Борчылмагыз, сезнең белән бергә миңа күңелсез булмас анда, – дип көлгән аксакал.