Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
11 февраль 2020, 23:31

Башкорт юмористы Юнир Салаватовтан берничә мәзәк

Һәр аякка – сыңар галош.

Баеган

Бөрҗән районының Байназар авылында Зырян агай яши иде. Сугышта булып кайткан, бик шаян кеше. Гаиләсендә алты бала үсә. Сабантуйга киергә юньле аяк киемнәре булмагач, күрше район базарына барып, йомырка, май саткан акчага өч пар галош сатып ала. Ләкин керткән акчасы бар баласына да аяк киеме алырга җитми. Зырян әмәмлен таба: озын ат арбасына яңа чапкан үлән җәеп, балаларын шунда тезеп утырта. Һәркайсының берәр аягын тышта калдыра, ә икенчесен бөкләттереп, үлән белән яшерә. Салынып торган аякларга яңа галош кидереп чыга. Шулай урам буйлап үткәндә боларны күргән халык: “Болар баеган, һәр баласына галош кидергән”, дип кызыгып калганнар, ди.

Рольне алалар

Кышкы чатлама суыкта муенына калын шарф ураган, бүреген төшереп кигән театр артисты Р. каршыма очрады.

Шулкадәр кая ашыгасың? – димен.

Эшкә!

Саулыгың ничек?

Чирлим. Температурам 38гә җитте, тәнем ут кебек яна, баш авырта, грипп бугай.

Чирләгәч, нигә өйдә генә ятмыйсың?

Спектакльдә катнашмасам ролемне башка кешегә бирәләр, ә

ул миннән шәбрәк уйнаса, мин эшсез калачакмын.

Автор фотосы.

Читайте нас: