Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
9 февраль 2020, 00:44

Мулланур карттан ир-атик мәзәк хикәя

– Без сине эшкә алдык, ди. Син көн буе эшләп, арып, әлбәттә, мили­ция формасында инде, өеңә кайтып киләсең. Полосада бер кызны көчлиләр. Син нишләр идең?

СЫНАУ

Сиксәненче елларда бер район үзәгенә хәрби хезмәттән ике дус егет кайтып төшә. Бераз вакыт ял иткәч, эшкә урнашырга булалар. Ләкин үзләре теләгән эш урыны табалмый интегәләр. Бервакыт район гәзитендә шундый белдерү басыла: Милициягә яшь һәм кыю егетләр кабул ителә. Ике дус шатлана-шатлана икенче көнне үк эшкә урнашырга дип киләләр. Аларны милиция начальнигы кабул итә. Милиция полковнигы алар белән танышканнан соң:

Ай-һай егетләр, эшли алырсыз микән, милиция эше бик катлаулы, авыр, хәвефле эш бит ул, ди. Егетләр:

Без бит отличники боевой, политической подготовки, дип чатнатып җавап бирәләр.

Я, ярар, алай булгач, берегез чыгып торыгыз, аерым-аерым сөйләшергә кирәк, ди.

Кабинетта калган егетнең “кылларын тарта” башлый.. Коридорга чыккан егет, ишекне ябып бетерми, бер колагын куеп тыңлап тора.

Менә без сине милициягә эшкә алдык, ди, сез көн буе эштә булдыгыз. Арып-талып кайтып киләсез. Кайтышлый бер магазинга кердегез. Магазинда дефицит әйбер саталар, әйтик колбаса, май, чәй һ.б. Зур чират, тавыш-гауга, этешү-төртешү, тарткалашу. Сез нишләр идегез?

Мин, ни, сатучы янына барыр идем дә, колагына гына тиз генә берничә кило колбаса үлчәп бирергә кушар идем.

Милиция начальнигы тавышын күтәрә төшеп:

Юк шул, алай булмый. Башта халыкны матур итеп тезеп, чиратка бас­тырырга кирәк, ә үзеңә дефицит түгел әле, безгә дә калыр дип иң артка барып басарга кирәк.

Беренче егетне чыгарып җибәреп, икенчесен чакыра. Ишек ярыгыннан тыңлап торган егет, соңгы сүзләрне генә ишеткән була. Милиция полковнигы:

Без сине эшкә алдык, ди. Син көн буе эшләп, арып, әлбәттә, мили­ция формасында инде, өеңә кайтып киләсең. Полосада бер кызны көчлиләр. Син нишләр идең?

Башта мин аларны бик матур итеп тезеп чиратка бастырыр идем. Үзем, дефицит түгел әле, безгә дә калыр, дип, иң артка барып басар идем, – ди.

Мулланур ТИМЕРӘЕВ,

Дүртөйле шәһәре.

Фото: pinteres.ru

Читайте нас: