Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
3 февраль 2020, 23:36

Балалар сөйли

Кадерле дуслар! Балалар шук, мәзәк һәм акыллы халык. Аларның беркатлы фикерләре дә кайчак шундый акыллы килеп чыга. Түбәндә берничә балалар юморы тәкъдим итәбез һәм сездән дә шундый мәзәкләр көтеп калабыз.

Бу мәзәкне Фән Вәлиәхмәтов сөйләгән иде.

* * *

Бервакыт өйгә кунаклар килде һәм табын әзерләгәч, улыма: “Бар, кулыңны юып кил”, дигән идем. Ул юган, ләкин табынга чакырмагач, кыймый, читтә утырган. Табын азагында ул ризасыз тавыш белән:
Бу кулларымны нигә дип юдым инде? дип әйтеп куйды.

* * *

Ә болар хакында мин бик күп еллар элек “Татарстан яшьләре” гәзитендә укыган идем.
Әнисе улының балалар бакчасында сүгенергә өйрәнеп кайтып, шуны мыгырдап утырганын ишетә. Улын алдына утыртып, сүгенергә, начар сүзләр әйтергә ярамавын әйтә һәм телне кисүләре бар дип куркыта. Бервакыт боларның гаиләсе автобуста каралмаган начар район юллары белән каядыр китеп барганда бер абзый зур сикертмәдә, ачуы килеп, сүгенеп җибәрә. Малай тиз генә ул абзый янына барып, бик ачулы кыяфәт белән:
Абый, сүгендең бит, хәзер телеңне кисәбез! Чыгар, әни, кайчыны!” дип кычкырып җибәрә.

* * *

Бер укытучы улын балалар бакчасына урын булмау сәбәпле, калдырыр кеше булмаган көннәрдә үзе белән мәктәпкә йөртә. Шулай, педсовет башланыр алдыннан әнисе улына сөйләшми, тик кенә утырырга куша. Директор җыелышны башлап, кычкырып кемнедер тирги башлау белән малай: “Бабай, сөйләсмә, сыпылт кына утыл, ату әни үзеңне посмакка бастыла бит!” дип чәрелдәп кычкырып җибәрә.

Фото: kaybici.tatarstan.ru

Читайте нас: