Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
28 гыйнвар 2020, 23:31

САК БУЛЫГЫЗ: ЫШТАНСЫЗ ЮМОР

– Бу йоклап яткан кеше – минем хатыным, аның кырында ятканы – мин булам, – ди ул.

Матурлап төрегез!”

Аптекада:

Сездә триппердан берәр нәрсә бармы?

Бар, әлбәттә!

Алайса аны бик матурлап төреп бирегез әле. Мин аны сөйгән кызыма алып барам.

Раил СӘЕТГӘРӘЕВ,
Чакмагыш районы.

Монысы мин

Бер исерек ир үзенең дустын төнлә өенә алып кайта да, бүлмәләрен күрсәтеп йөри башлый:
Менә бу кухня, монысы зал, ә бу бүлмә безнең йокы бүлмәсе. Бу йоклап яткан кеше минем хатыным, аның кырында ятканы мин булам, ди ул.

Зинәйдә ДИНИСЛАМОВА,
Уфа.

Ир сорый

Бер апаның ире сугыштан кайтмаган. Кышны көч-хәл белән үтеп, язга чыккач, апабыз сипләсе өен, тузган читәнен, ауган коймасын карап, зарланып йөри, ди:
Язга чыксам, бөтен җирем ир-ат сорый...

Нәҗип ЗИННӘТУЛЛИН,

Кушнаренко районы, Әхмәт авылы.

Фото: blog.i.ua

Читайте нас: