Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
10 гыйнвар 2020, 14:15

Марат ага КӘРИМОВтан өч мәзәк!

Кичә 90 яшен тутырган Башкортстанның халык шагыйре Марат ага Кәримовның картаймау серен ачтым әле мин, җәмәгать! Һәрвакыт көләч йөзле булып, яшәештәге һәр нәрсәгә дә юмор күзлеге аша карый белүендә ул. “Бөеклек – гадилектә”, диләр. Марат ага мисалында бу сүзләрнең дөреслегенә инанасың. Ул хәтта үз башыннан кичергән вакыйгаларга да көлке белән карый белә. Түбәндә китерелгән мәзәкләр – моның ачык дәлиле. Укыгыз, бергәләп көләрбез!

«ҺАЙ-ҺАЙ»
Марат Кәримов Мәскәүдә югары әдәби курсларда укыганда «Һәнәк»кә шигырь җибәрә. Басмыйлар. Кайткач язмышын кызыксынып, редакциянең әдәбият бүлегенә керә.
— Нишләп басылмый?
— Редактор үткәрми. Резолюциясен суккан.
— Кая, бирегез әле, нәрсә язган? — дип шигырен ала.
Кәгазь почмагына башкортча «фекере һай» дип язылган була. Марат Кәримов каләм алып, тагы бер «һай» өсти дә редактор бүлмәсенең ишеген барып кага. Редакторның ялда чагы була. Аның урынына калган Зөлфәр Хисмәтуллин редакторның «фекере һай-һай» визасын күргәч:
— Андый тирән фикерле шигырьне нишләп һаман басмаганнар, хәзер үк номерга,— дип кулын куеп чыгара.
«ҮЗЕГЕЗ ЭЧЕГЕЗ»
Марат Кәримов йомышы төшеп, Казанга бара. Хәл белешеп, Уфага «Һәнәк»нең җаваплы сәркәтибенә шалтыратырга була.
— Бу кем?—дип, сорый ул чакта бу вазифаны алып барган Зөлфәр Хисмәтуллин.
— Марат бу.
— Эй, Марат, үзегез генә эчегез дә куегыз,— дип, ул телефонны куймасынмы!
Баксаң, Марат Солтанов исемле артист «Һәнәк»кә кунакка килеп, күрше бүлмәдә кәеф-сафа корып утырган һәм ул берничә тапкыр телефон аша Зөлфәрне табынга чакырган икән.
СПИСОКТА БЕРЕНЧЕ
«Һәнәк»тә Әсәдуллин дигән баш мөхәррир була. Элекке офицер, бик каты куллы. Редакция хезмәткәрләренә эшкә аз гына да соңга калырга ярамый. Шулай бер көнне иртән каләмдәше Ихсан Әхмәтҗановны өйләнүе белән котларга дип кереп чыккан Марат Кәримов 20 минутка соңга кала. Ихсан өендә булмый, шулай да Марат буш чыкмый хуҗаларның эте аның аягын тешли. Әлбәттә мөхәррирнең беренче соравы:
— Нишләп соңлап йөрисең?— була.
— Аякны эт тешләде,— ди Марат Кәримов, күз дә йоммый.
— Ну, эт тешләсә дә, бер минут тешләр, калган 19 минутта нишләдең?
— Мин ул 19 минутны список төзеп үткәрдем.
— Нинди список?
— Бу эт котырган булса, котырып китәрмен, шуңа алдан ук кемнәрне тешләргә список төзедем.
— Мин юктыр бит?
— Мин сезне беренче итеп язып куйдым.
Фото Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки ӘЛИБАЕВның “Фейсбук”тагы битеннән алынды.
Читайте нас: