Яңа ел алдыннан булды бу хәл. Без шәһәрдә, тулай торакта, бер бүлмәдә яшәгән дүрт егет Яңа ел киченә аракы эзләргә чыгып киттек. Горбачев заманы булганга аны теләгән вакытта табып булмый иде, шуңа күрә алдан хәстәрләргә булдык. Эзлибез, бер җирдә юк. Йөри торгач, “Азатлык” урамына килеп чыктык. Шунда безне бик игътибар белән карап торган бер хатын туктатты:
– Егетләр, аракы эзлисезме әллә, дүрт шешәм бар, алыгыз!
Без мондый җиңел генә табышка шатланышып, шешәләрне җиң
эчләренә тыгып тулай торакка кайтып кердек.
– Су булса? – диде бер иптәшебез, шешәләрне тартмага урнаштыра башлагач. – Әйдәгез, берсен эчеп карыйк!
– Ә калганнары су булса? – димәсенме икенче иптәшебез, бер шешәне төпләп тамак чылаткач. Икенчесен дә ачарга туры килде.
Калган икесен, су булса дигән шик белән түгел, каннар кызып киткәнгә эчеп бетергәнне сизми дә кадык.
Шул ук замандагы Яңа ел бәйрәме алдыннан аракы эзләү вакыйгасы. Аракыны шулай ук таксистлардан көндез дә, төнлә дә артыграк хакка алырга була иде. Таксист булып эшләгән иптәшем сөйләгән иде. Булган хәл. Ул таксист шундый кәсеп белән өстәмә керем алып йөргән булган. Тукталышта пассажирлар көтеп утырган чагында аңа бер ир заты акча сузып бер шешә аракы сорый. Шешәсен күрсәтми генә алыр өчен ишекне ачып җибәрсә, арткы утыргычта таксистның дусты милиционер утыра. Ир заты куркыштан акчасын да алмый, тизрәк таю ягын карый. Таксист аның артыннан кычкырып йөгерә икән:
– Бу үзебезнең “мент”, качма, ал аракыңны!