Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
4 гыйнвар 2020, 17:14

Инсур Шәңгәрәевтан ир-атик шәп хикәя

Чыннан да, егет йокысына исереп, төшне өн белән бутап, кызны каты итеп кысып алган да, “Их, Зөһрәкәем!” дип кайнар пышылдап җиргә авып бара, имеш.

КЫЯР

Кичә күбрәк төшерелгән, каһәрең, баш авыртуы бүгенгә дә бетмәгән. Шофер халкының гадәтенә кергән – сәфәрдән соң өйгә өч-дүрт шешәне бушаткач кына кайтып кителә. Нигә, Таһир башкалардан калышмас бит инде. Эше дә төшемле, акмаса да тама дигәндәй, уңнан да, сулдан да кереп тора. Утыргыч астында яткан шешә эчендәге зәһәр сыекча, “бүл-бүл” итеп, аппетитны тагын да котырта...
Ярый, кичәгесе – кичәге инде ул, үткән эш, ә үткәнгә салават. Тик менә бүген эш хөртерәк. Аракысы да, акчасы да юк. Үч иткәндәй, ял көне. Сөйгәне Зөһрә янына да барырга кирәк. Бармый кара, эт белән эзләтә башлаячак: “Кайда йөрдең, кем белән булдың, фәлән-төгән, фәсмәтән!” – әйтерсең, закунлы ире, ачуы да килмәгәе. Кочагына кертсә бер хәл иде, “өйләнгәч, өйләнгәч” дип гел кире кагып тора. Никах тикле никах укыткач, аның кызыгы каламыни, менә хәзергесе... Өйләнергә Таһирның үзенең дә исәбе бар ул, тик бераз шөрләтә генә. Хатын-кызны аңламассың... Алар, кыз чагында, барысы да әйбәт тә ул Тик менә...
Шулай караватта “ах-вах” итеп, уяулы-йокылы көне буе аунады-аунады да егетебез, караңгы төшкәч тә “свиданҗага” китте. Берәр җае чыкмасмы дип, чалбар кесәсенә полиэтилен капчыкка урап бер кыяр да тыгып алды. Кайчагында закуска сорап йөрүчеләр дә очрый, аңа да бер йөз грамм өлеш чыгарырлар, бәлки.
...Кинога барганда, аннан кайтканда җанашына махмырдан икәнен сиздермәскә ничекләр генә тырышмады. Шуның нәтиҗәсе буларак башы тагын да ныграк авырта башлады. Таныш-белеше дә очрамады, очраса да йә исерек, йә үзләре соранып йөрүчеләр генә. Башын тәки “төзәтә” алмады.
Кайтып җиткәч, койма буенда шулай дөньясын каһәрләп, Зөһрәсен кочаклап басып торганда Таһир җылыга эреп киткән. Зөһрәсе дә нигәдер тынып калган, нинди уйга баткандыр, белмәссең.
...Таһир төш күрә. Имеш, Зөһрәсе ап-ак күлмәктән Туйларыдыр, ахры. Менә кәләше елмаеп-елмаеп аңа мөлдерәмә тулы стакан суза: “Әйдә, башыңны төзәт тә тизрәк юрган астына чумыйк!” – ди имеш. Таһир йотлыга-йотлыга стаканны каплап куя да, кызны каты итеп кысып алып, “Их Зөһрәкәем!” дип ап-ак җәймәле урынга ава башлый
Чыннан да, егет йокысына исереп, төшне өн белән бутап, кызны каты итеп кысып алган да, “Их, Зөһрәкәем!” дип кайнар пышылдап җиргә авып бара, имеш. Ярый бер яктан койма, икенче яктан Зөһрә тотып калган. Шунда гына егет уянгандай булды. Тик хәзер икенче четерекле мәсьәлә килеп туды. Кесәдәге кыяр, каһәрең, егет белән кыз арасында калып каты кысылудан изелгән, суы капчык аша агып чыккан (анысы тишек булгандыр инде, яхшылап карап торырга вакыты булдымыни), чалбарын юешләткән, юка күлмәк аша кызның тәненә дә үткән. Йә ашыйсы, йә ташлыйсы булган икән. Хәзер ничекләр генә кыен хәлдән чыгарга?! Баш авыртуына инде монысы өстәлде.
Ә кыз бу көтелмәгән хәлдән өнсез-тынсыз катып калган иде. Тик ул кыяр хакында белми һәм, билгеле, уйлары бу гөнаһсыз яшелчә
турында түгел иде. Ә нәрсәне күз алдына китерүен мин дә әйтә алмыйм, кайдан беләсең инде хатын-кызның уен? Күлмәге аша тәненә үткән юешлек бераз уңайсызландырса да, кызның өнсез-тынсыз катып калу сәбәбе бөтенләй икенче иде.
“Ә нәрсә соң?” дип сорар инде түземсез кешеләр. Таһир өчен уңайсыз булса да, әйтим инде, аның нинди ояты булсын. Эш шунда, егет, закускага булган, өч- дүрт кешегә җитсен дип, кесәсенә кыярның иң юанын, иң озынын сайлап алган иде, ну, якынча, бер утыз сантиметрлап булыр. Билләһи газим. Әнә шул “утыз сантиметр” өнсез калдырды инде кызны. Аның тәне буйлап эссе дулкын йөгерде, йөзенә кайнар кызыллык бәрде, күз аллары караңгыланды. Башыннан бер секунд эчендә йөз уй чагылып үтте. Егет һәм кыз һаман әле кысып кочаклашкан килеш басып торалар иде. Кыз шунда дулкынландыргыч, назлы һәм серле, үзгәреп киткән тавыш белән егетнең колагын пешерерлек итеп, ишетелер- ишетелмәс шыбырдады:
– Сиңа... кирәкмени соң? Махмырдан башы ватылып барган, мие кайнаган егетнең, моны ишеткәч, йөрәге туктагандай булды. Ни ди?! “Сиңа кирәкмени соң?” диме?! Йә Хода, таштан да юкә суелыр икән! Ташның да йөрәге бар микәнни?! Һәм ул, бер тында, кыз кире уйлап куйганчы дип, әйтеп салды:
– Бармыни?!
Көтелмәгән сораудан кыз яңадан өнсез-тынсыз калды.
Ә арытаба вакыйгалар күз ачып йомган арада диярлек булды. Кыз егетнең чигәсенә чылтыратып берне саллы гына чәпәде дә, йөзен' куллары белән каплап, елап йөгереп кереп китте. Ә тез буыннары болай да бушаган егет, көтелмәгән һөҗүмнән җиргә үк барып төште. Шул бетмәгән бер кыяр булды бит: аста калып изелеп, тагын суы акты.
Аягына баскач, изелеп беткән кыярны кесәсеннән тартып чыгарды. Читән аша томырырга булган иде дә, кире уйлап, зур-зур итеп кабып, тешләп алды, аны үткен тешләре белән акрын гына чәйни-чәйни, уйланып өенә таба атлады. Закускасы бар ла ул, тик менә берәр йөз граммын каян гына табарга икән?
Автор турында белешмә
Инсур Мөсәнниф (Инсур Гаделгәрәй улы Шәңгәрәев) 1958 елның 2 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Эткенә авылында туган, шул ук районның гүзәл табигатьле Урал авылында үскән.
Тәтешле районының Иске Күрдем урта мәктәбен тәмамлаганнан соң 1976-1980 елларда колхозда эшли, 1980-1985 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтында укый. 1985-1994 елларда Тәтешле hәм Яңавыл район гәзитләрендә хәбәрче була, бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип урынбасары вазыйфаларын башкара. 1994-1995 елларда – Яңавыл язучылар оешмасында әдәби киңәшче, ә 1995 елның сентябреннән 2016 елның сентябренә кадәр Яңавыл район гәзитендә баш мөхәррир урынбасары йөген тарта.
Иҗат белән мәктәп елларыннан шөгыльләнә, шигырь, хикәяләре Башкортстан, Татарстан, Удмурт Республикаларының вакытлы матбугатында, журналларда, альманахларда татар, башкорт, урыс телләрендә дөнья күрде
1996 елда “Бер гомер”дигән шигырьләр китабы, 1999 елда “Озак яшәү сере” исемле хикәяләр китабы чыкты. 2018 елда Мәскәүдәге “Бит-Принт” нәшриятында үзнәшер ысулы белән “Алтын балык” исемле хикәяләр китабы дөнья күрде.
2004 елда аңа “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Фото: wallpaperescraft. com
Читайте нас: