Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
27 декабрь 2019, 17:44

Яңа ел мәзәкләре

9 гыйнвар иртәсендә Президент телевизордан сезгә исемегез белән мөрәҗәгать итеп, “Зинһар, эшкә чык инде” дип ялвара икән, димәк, Яңа ел киче шәп узган!

* * *
Кыш бабай балалар бакчасына килә.
– Син кем? – дип сорый куркуыннан карават астына кереп качкан бер малай.
– Мин Кыш бабай, сезгә бүләкләр алып килдем!
– Ышанган ди, күптән түгел генә бездә бер Карсылу булган иде инде. Кәнфит белән сыйлыйм дип әйтте дә, бөтен манный боткасын ашап бетереп китте.
* * *
Әтисе улына:
– Улым, син үсеп җиттең инде, кем булырга уйлыйсың?
– Әти, мин Кыш бабай булырмын ахры!
– Нишләп? !
– Чөнки ул Яңа елга кадәр бер атна һәм Яңа елдан соң бер атна гына эшли.
* * *
– Нишләп Санта Клаус бүләкләрне берүзе өләшә, ә безнең Кыш бабай аны Кар кызы белән бергә таратып йөри?
– Чөнки Санта Клаус Яңа елдан соң өенә үзе генә дә кайта ала, ә Кыш бабай юк.
* * *
Яңа ел киче шәп узган дип исәпләнә ала, әгәр...
1. Шәһәрнең төп мәйданындагы чыршы ниндидер юл белән сезнең өегезгә килеп керсә...
2. Әгәр Кыш Бабай өегездән 2 гыйнвар кичендә генә кайтып китсә. Анысы да хатыны килеп алгач...
3. Әгәр 1 гыйнвар иртәсендә түшәмдә 47 шампанский бөкесе эзе күрсәгез... Ә өстәл астында нибары 6 шампань шешәсе...
4. 9 гыйнвар иртәсендә Президент телевизордан сезгә исемегез белән мөрәҗәгать итеп, “Зинһар, эшкә чык инде” дип ялварса...
5. Әгәр сез түбән катта яшәгән күршеләрегезнең фатирын шампань шәрабы белән батырсагыз, ә алар “Тагын, тагын!” дип таләп итсәләр...
* * *
Яңа ел өстәле артында ике хатын-кыз сөйләшә:
– Дивана син.
– Аның каравы матур.
– Кем әйтте?
– Син әйттең.
– Ышандыңмы?
– Әйе.
– Дивана икәнсең.
– Аның каравы матур.
* * *
Яңа елдан соң ике сары чәчле кыз урамнан барганда көзге табалар. Тапкан кыз көзгегә карый да:
– Мин бу кешене каядыр күргәнем бар.
– Бир әле үзем карыйм. Дивана! Бу бит мин.
Рәсем https://t-i.ru/articles/10534 сайтыннан алынды.
Читайте нас: