Шифаханә. Табибка керергә торалар. Чираттагы бер кыз Роберт Миңнуллинга дәшә. Балтач районыннан Лилия исемле икән.
– Әллә Роберт абый Миңнуллин инде?
– Без бәләкәй чакта Балтачтан сезнең редакциягә кунакка килгән идек. Абый хәзер язасызмы соң?
– Яза-яза билегезгә төштеме?
– Билгә генә түгел, аякка ук төште шул инде.
– Сез, абый, моннан соң басып язмагыз, аякларыгызга көч килер.
Саескан тавында Кама аша салынган яңа күпер ачу тантанасы бара. Кызыл тасманы кисәр өчен Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиевкә озын кайчы тоттыралар. “Татарам обрезать не привыкать,” – ди дә Президент тасманы кисеп тә ташлый. “Кисү”нең нинди мәгънә аңлатканны яхшы белгән “киселгән” татарлар дәррәү рәвештә көлешеп алалар. Мөселман булмаган олы кунаклар берни дә аңламый кала. Аңлатып биргәч, инде кунаклар көлешергә тотына. Күз алдына китергәннәрдер инде.
Туфан Миңнуллин ТНВдан сөйли: “Шагыйрьнең җанында, эчендә һәрвакыт яра булырга тиеш. Ул һәрвакыт авыртып торырга тиеш. Шул чагында гына ул әйбәт шагыйрь була ала...”
Шифаханәдә телевизор карап яткан Роберт Миңнуллин бу сүзләрне ишеткәч, эченнән генә сөенеп куя. “Миннән дә ашказаны язвасы таптылар, минем дә эчем постоянно авыртып тора. Димәк, мин дә әйбәт шагыйрь булып чыгам,” – ди ул эченнән генә эчен уа-уа.