Берничә көн элек, Яңа ел мәшәкатьләренә чумып, базардан чыршы сайлап йөргәндә, күптәнге танышым Фәнүрне очраттым. Аның белән инде елдан артык күрешкән юк иде. Кочаклашып, хәл-әхвәлләрне сорашкач, аны-моны уйламыйча:
– Күптән бергә утырган да юк. Бәйрәм дә килеп җитте. Әйдә, сиңа да чыршы сатып алыйк, “юарга” да сәбәп булыр, – дип елмайган булдым. Бу сүзләремне ишетүгә танышымның йөзләре көтмәгәндә бозылып китте.
– Яратмыйм мин хәзер Яңа елны. Былтыр 1 гыйнвар көнне бер гаепсезгә кыйналдым, тешемне, ике кабыргамны сындырдылар.
– “Салмыш” баштан үзең барып бәйләнгәнсеңдер, – дигән булдым, көлемсерәп.
– Нинди бәйләнү ди инде ул? Үзең беләсең, чебенне дә рәнҗеткәнем юк бит минем. Шул кешеләргә игелек ясарга тырышуым бәлагә китерде.
– Ничек инде, игелек ясаган өчен кыйналалармыни? Гадәттә, рәхмәт сүзләре ишетәләр бит моның өчен?
– Кыйналалар икән шул. Сөйләсәң, кеше ышанмас. Көлсәң – көл, еласаң – ела инде. – Фәнүр елмайгандай итте дә, башыннан кичергәннәрен сөйләп китте.
– Үзең беләсең, экскаваторчы бит инде мин. Былтыр 31 декабрьдә кичке сменада эшләргә туры килде. Сменамны бетердем дә, кичке уннар тирәсендә экскаваторымны гаражга илтеп урнаштырырга булдым. Караңгы, җитмәсә, буран да чыгып тора. Экскаваторда барам шулай. Уемда – бәйрәм табыны, аннан суыткычта мине көтеп утырган “зәм-зәм суы” да күңелне кытыклап тора. Шундый татлы уйларга чумып, кабинада китеп бара идем, ни күзләрем белән күрим – юлда канализация люгы ачык калган! Җитмәсә, каплаугычы да күренми. Их, мин әйтәм, халык бераздан күңел ачарга урамга чыгачак, күпләр кызмача, күзләренә ак-кара күренми, төшеп китеп, аякларын сындырачаклар бит инде. Ни булса да булыр дидем дә, гаражга шалтыраттым. Ачык люк турында сөйләп бирдем һәм аны экскаватор чүмече белән каплап китеп, “тимер атымны” тик иртәгәсен генә гаражга китерергә рөхсәт сорадым. Килештеләр. Экскаватор чүмечен люк өстенә төшердем дә, үземнең игелеклелегемә үзем сокланып, кайтып киттем. Бәйрәм – бәйрәм инде, күңелле үтте. Теге суыткычтагы “ярты” да эчемә кереп “кунаклады”.
Беренче гыйнварны, үзең беләсең инде – төшкә кадәр йоклап үткәрдем. Аннары, экскаваторымны исемә төшереп, аны алырга юнәлдем. “Менә бит нинди изге күңелле кеше мин, бәлки кемнеңдер гомерен дә саклап калганмындыр әле”, – дип, үзем белән горурланып та куйдым. Экскаваторымны кабыздым. Мотор дөбер-шатыр эшли башлады. Чүмечне күтәрдем. Шулчак люк эченнән бер-бер артлы сантехник киемендәге ике бәндә килеп чыкмасынмы! Күзләрендәге нәфрәт утын күрсәгез иде сез! Икесенең дә кулларында – монтировка. Җиде катлы итеп сүгенә-сүгенә мине кабинадан сөйрәп төшерделәр дә, тотындылар төяргә! Иштеләр генә! Кабыргалар сынды, теш тә урыныннан чыгып очты.
Шунда гына башыма барып җитте: мин бит тикшереп-нитеп тормыйча, эчендә сантехниклар эшләгән люкны экскаватор чүмече белән каплап киткәнмен бит! Нәтиҗәдә, алар Яңа елны канализациянең “хуш” исләре эчендә каршылаганнар. Мондый “табын”ны Ходай күрсәтмәсен! Төнне, ярты көнне кысык люк эчендә үткәреп кара әле! Шуңа күрә, нык кыйналсам да, полициягә гариза язмадым, үземне гаепле исәпләдем. Шулай итеп, былтырдан бирле мин Яңа елларны күрә алмыйм. Шуңа күрә, гафу ит, чыршысы да, “яртысы” да кирәкми миңа хәзер.
Фәнүр кулын гына селтәде дә янымнан китеп барды. Ә мин: “Кара әле, игелеклелек өчен дә кирәкне бирергә мөмкиннәр икән бит”, – дип уйлап, бу вакыйганы сезгә дә бәян итәргә булдым.