Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
13 декабрь 2019, 16:45

Татарлар хакында мәзәкләр

Акыллы кешеләр үзеннән, ахмаклар башкалардан көлүчән. Татар халкында үз милләтеннән көлгән мәзәкләр шактый. Димәк, без акыллы милләт.

* * *

Ике татар кыргый көнчыгышта индеецларның скальпы 100 доллар дигән игъланга тап була. Көн буе прерия буйлап чабып көчкә бер индеецны тотып, скальпын салдыралар. Иртән торып берсе палаткадан чыкса, аларны кулларына томогавклар тоткан, уклар һәм сөңгеләр төзәгән меңнәрчә индеец уратып алган. Татар тиз генә керә дә дустын уята:

Тор, без баедык.

* * *

Кораб һәлакәткә тарый. Яһүд, урыс, украин һәм татар гына исән кала. Урыс – балта, яһүд – бер уч бодай, украин дуңгыз эләктереп кала. Татар самавыр юк микән дип эзләп, бернәрсә алырга да өлгерми кала. Бер утрауга йөзеп барып җитәләр. Бераздан урыс үзенә йорт салып керә. Берничә көн узу белән моның ишеген украин кага:

Әйдә, бергә яшибез, синдә йорт, миндә сало бар.

Урыс ризалаша. Бераздан яһүд килеп керә:

Миндә бодай бар, иген чәчәрбез, өчәү торыйк, – ди. Яшиләр болар.

Бераздан татар килеп ишеккә тибә.

Кем анда?!

Бу сезнең участковыегыз Хәбибуллин!

* * *

Сезнең республика бәләкәй генә, картадада күренми дә диярлек, ә үзегез бар дөнья буйлап сибелгән.

Татарның ватаны – бар дөнья, ә Татарстан безнең офис кына.

* * *

Кибеттә белдерү эленеп тора: “Куликово сугышы ветераннары чиратсыз хезмәтләндерелә”. Урыс карты кибетчедән сорый:

Кызым, мин андый белешмәне каян алыйм соң?

Каян икәнен белмим, әмма татарлар барысы да китерделәр.

* * *

Океанда кораб һәлакәткә очрый. Ике татар гына исән кала. Янәшә ике утрауга йөзеп чыгалар болар. Яшиләр шулай икесе ике утрауда. Тиздән тагын бер кораб бата. Татарларның берсенә бер хатын йөзеп килә. Берничә көннән утраудагы ирләрнең берсе икенчесенә кычкыра:

Әй, Ибраһим, әйдә безгә йөзеп кил. Монда синең төн саен төшеңә керә торган нәрсә бар.

Ибраһим боз шикелле салкын суга сикерә:

Минем өчпочмакларым!..

* * *

Совет солдатлары окопта утыралар... Нимесләр һөҗүмгә күчкән. Урыс исемнәрен белгән нимес кычкыра икән:

Иван!

Иван башын күтәргән дә:

Мин!

Нимес Иванны атып үтергән дә тагын кычкырган:

Степан!

Мин!

Нимес аны да атып үтергән. Ата икән, ата икән... Окоп төбендә бары бер татар калган. Үзе:

Ярабби, Мөдәрис димәсә генә ярар иде, дип пышылдый икән.

* * *

Бер урыс, бер үзбк, бер татарны дошманнар тотканннар, ди. Үтерергә алып баралар, үлем алдыннан һәрберсенең соңгы теләкләрен канәгатьләндерәләр икән. Беренче булып урыстан сораганнар:

Соңгы теләгеңне әйт. Сиңа нәрсә кирәк?

Давайте бер литр аракы бирегез дә, бер тозлы кыяр, аннан үтерерсез!

Үзбәктән сорыйлар икән:

Ә сиңа нәрсә?

Ярты килограмм чикләвек, ярты килограмм йөзем бирегез, туйганчы ашыйм да, аннан үтерерсез!

Татарга чират җиткән:

А тебе щава надо?

Давай, ике стакан чәй, потом кәнчәй!

Читайте нас: