Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
6 декабрь 2019, 13:40

Көлә-көлә мәзәк килә!

Уфаның Сипайлово бистәсе буйлап троллейбус китеп бара икән. Водитель тукталышларны игълан итә: — Киләсе тукталыш — “Жуков урамы”.Үтеп китәләр. — Киләсе тукталыш — “Ковшова урамы”.Тагын үтеп китәләр. — “Ковшова”. Киләсе тукталыш — “Баязит Бикбай” урамы.Шунда водитель янына бер бабай килә дә: — Улым, минем фамилиям — Хәбибуллин. Миңа кайчан төшәргә?Яңа мәзәкләр - САЙТТА!

* * *
Кибеткә пистолет күтәргән бандит керә дә сатучыдан сорый:
— Исемең ничек?
— Әлфия.
— Минем әнинең дә исеме Әлфия, шуңа мин сиңа тимим.
Аннары икенче бер егеттән исемен сорый.
— Минем исемем— Сәлим, ләкин дусларым Әлфия дип тә йөртәләр.
* * *
Автомобильчеләр әзерләү мәктәбендә имтихан бара. Бер курсанттан:
— Двигатель ничек эшли? — дип сорыйлар.
— Үз сүзләрем белән мөмкинме?
— Әлбәттә!
— Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!
* * *
Бер ир командировкадан кайтып керсә, бүлмәдә статуя тора, ди.
— Нәрсә бу?
— И, кадерлем, мин аны распродажа вакытында алдым. Аполлон статуясы. Ошады да, арзан да иде...
Кичке ашны ашап, йокларга яталар. Хатыны йоклап киткәч, ире тора да, берничә бутерброд белән чәй ясап, статуя янына килә:
— И, Аполлон, мә, ашап ал. Юкса, мин бер көнне тәүлек буе Геракл булып басып тордым, су китерүче дә булмады.
* * *
Әтисе улыннан сорый:
— Улым, син үсеп җиттең инде, кем булырга уйлыйсың?
— Әти, мин Кыш бабай булырмын, ахры!
— Нишләп?!
— Нишләп, дип, чөнки ул Яңа елга кадәр бер атна һәм Яңа елдан соң бер атна гына эшли.
Читайте нас: