Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
23 ноябрь 2019, 01:20

Юнир Салаватов мәзәкләре

Көлке капчыгыннан ике мәзәк.

Сәгыйләгә итек!

Поездга утырып чираттагы гастрольдән кайтып барабыз. Дүрт кешегә дүрт “ярты” алып эчтек. Гарәфетдин исемле егетебез бер хатын белән танышып, чыш-пыш килде дә, аерым купе сатып алып, шунда кереп югалдылар. Иртән Уфага килеп төштек. Кием-салым дефицит заман иде. Гарәфетдин хатынына итек алып кайтып килә. Өенә кайткач: “Менә, Сәгыйлә, сиңа итек сатып алдым дип тартма тоттырган. Ачып җибәрсәләр, анда поезддагы хатынның иске итеге ята икән.

Баеган

Бөрҗән районының Байназар авылында Зырян агай яши иде. Сугышта булып кайткан, бик шаян кеше. Гаиләсендә алты бала үсә. Сабантуйга киергә юньле аяк киемнәре булмагач, күрше район базарына барып, йомырка, май саткан акчага өч пар галош сатып ала. Ләкин керткән акчасы бар баласына да аяк киеме алырга җитми. Зырян әмәмлен таба: озын ат арбасына яңа чапкан үлән җәеп, балаларын шунда тезеп утырта. Һәркайсының берәр аягын тышта калдыра, ә икенчесен бөкләттереп, үлән белән яшерә. Салынып торган аякларга яңа галош кидереп чыга. Шулай урам буйлап үткәндә боларны күргән халык: “Болар баеган, һәр баласына галош кидергән”, дип кызыгып калганнар, ди.

Читайте нас: