Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
21 ноябрь 2019, 23:15

РӘСИМ ШӘФИ-РӘХМӘТтән Венер ФӘТТӘХОВка пародия

Язларыма тарта барыКалган гормоннар гына....

ГОРМОН МОҢЫ

Гөнаһ кебек, инде соң да кебек
Күз салырга сылу иренгә.
Ни эшлисең, тынгысыз гормоннар
Алып кайта язга кирегә.

Венер ФӘТТӘХОВ

Бар иде, аһ, бар иде бит
Күңелдә язлар чаклар.
Сылу иреннәр яулаган
Һәм җырлар язган чаклар.

Шул җырларны көйгә салып
Гармуннар тарткан чаклар...
Сиздермичә көзләр җиткән,
Чәчләр дә инде аклар...

Җырлар да инде язылмый,
Җырсыз – гармуннар тына...
Язларыма тарта бары
Калган гормоннар гына....

Читайте нас: