Билдән көрт ерып, көч-хәл белән барып җитә егетләр. Ни күрсеннәр – тупыл бик юан, биеклеге дә 30 метрдан ашкан. Галим абзыйның “Дружба” кебек мотор пычкысы да күренми. Бары тик үтмәс кул пычкысы да, балта гына. Яшьләр нишләсен, эшкә тотыналар. Икесе дә – авыл малайлары, тупыл авасы якны башта ук кисеп, киртләп куялар. Аннары, тирләп-пешеп, каршы якны кисәргә тотыналар.
Тик... тирәк боларга үч итеп, булса кирәк, әллә инде Суфиян агага ачуын чыгарып микән, нәкъ каршы якка, дачаның кыегына барып төшә. Түбә җимерелә, агач та җиргә төшми, шунда терәлеп кала. Егетләр аны тартып-тартып карасалар да, көчләре җитми.
Нәтиҗәдә, Суфиян Сафуановка агачны җиргә тартып төшерер өчен махсус техника чакыртырга, аннары, зур акчалар чыгарып, йорт түбәсенә “капиталь ремонт” ясатырга туры килә. Ә егетләр исә, галимнең үзе белән алып килгән бер “ярты”сын кәгеп, карт кешегә ярдәм итә алуларына ихлас шатланып, өйләренә таралышалар.