Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
2 октябрь 2019, 02:03

Узган Өлкәннәр көне уңаеннан мәзәкләр

* * *Әби оныгының маңгаен тотып:– Бигрәк кайнар, әллә авырыйсыңмы? – ди.– Юк, әбием, минем маңгай кайнар түгел, син суынасың.

Узган Өлкәннәр көне уңаеннан мәзәкләр
Бер егет урамнан узып барганда өлкән яшьтәге хатынга мөрәҗәгать итә:
– Әби, хастаханәгә ничек барырга?
– Тагын бер тапкыр “әби” дисәң, бик тиз шунда булырсың.
* * *
Сколковода наномикроволновка эшләп чыгарганнар. Пенсионерлар анда рәхәтләнеп наноазыкларын җылыта.
* * *
Пенсия яшенә җитү авыр, ә пенсиягә яшәү тагы да авыррак.
* * *
– Нәнәй, күзеңне йом әле.
– Нигә?
– Әти әбиегез күзен йомганнан соң яшәү җиңелрәк булачак, ди.
* * *
– Нәнәй, ә кан тәмлеме?
– Каян белим мин аны.
– Ә әти нәнәгез канымны эчә, – ди бит.
– Аның бит мие юк.
– Әйе, нәнәгез миемне эчеп бетерде дигән иде.
* * *
Әби оныгының маңгаен тотып:
– Бигрәк кайнар, әллә авырыйсыңмы? – ди.
– Юк, әбием, минем маңгай кайнар түгел, син суынасың.
* * *
Егете белән очрашып кайткач әбисе оныгыннан сорый:
– Я, грейпфруктыңның хәлләре ничек?
– Күпме әйтергә була, грейпфрукт түгел, ә бойфренд дип!
Читайте нас: