Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
1 октябрь 2019, 16:14

МАРАТ КӘБИРОВ ҺӘМ... ТАПКЫРЛАУ ТАБЛИЦАСЫ

Шагыйрь Марат Кәбировның өлкән улы Айнур беренче сыйныфны тәмамлаганда шундый кызыклы хәл була. Атасына ошагангадыр инде, «Әлифба»ны су кебек эчсә дә, математика авырлык белән бирелә моңа. Айнурның атна буена тапкырлау таблицасын ятлап җәфалануын күргәч, ата кеше түзми...

— Тукта, улым. Булмаса, мин сиңа тапкырлау таблицасын рифмаларга салып, шигырь ясап бирим. Ятларга җиңелрәк булыр. Укытучы апаңа шуны сөйләп, аптыратырсың, — ди.
Әйткән сүз — аткан ук. Озак та үтми, Марат тапкырлау таблицасын шигырьгә әйләндерә һәм ятласын дип, улына бирә.
Бер атналап вакыт үткәч, Айнур әтисе янына кабаттан йөгереп килә:
— Әти, шигыреңне ятлауга караганда, тапкырлау таблицасын истә калдыру җиңелрәк икән. Мин, булмаса, таблица гына ятлармын инде. Гаепләмә,— ди.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ язып алды.
Читайте нас: