-13 °С
Болытлы
Журналга язылу
OK
VK
Telegram
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
26 сентябрь 2019, 16:41
Рәсим ШӘФИ-РӘХМӘТтән Мөнир ВАФИНга пародия
...Килә әбиләрнең чәчен Чыркылдатып тартасы.Килә тоткалап карыйсы, Кыскалап яратасы.
Рәсим ШӘФИ-РӘХМӘТ
ЧӘЧ ТАРТУ ГАДӘТЕ
...Үтерепләр килә, каһәр,
Кызлар чәчен тартасы.
Тарткан булып, чалган булып,
Үземчә яратасы.
...Килә әбиләрнең чәчен
Чыркылдатып тартасы.
Килә тоткалап карыйсы,
Кыскалап яратасы.
Мөнир ВАФИН
Гадәтнең бер гадәте бар:
Ул тик көчәя генә.
Яшьтән битараф түгелмен
Хатын-кыз чәчләренә.
Хатын-кыз күрсәм, чәчләрен
Никтер тартасы килә.
Чәчен тарткач, башка җирен,
Каһәр, тотасы килә.
Хатыныма рәхмәт: мине
Ташламый – чыдап тора.
Кызлар миннән куркып кача,
Әбиләр – чират тора...
Читайте нас: