Кадерле дуслар! “Ыштансыз юмор” баш астында көн күргән мәзәкләрдән соң сездән дә язмалар килә башлады. Түбәндә Уфада яшәүче Зинәйдә ДИНИСЛАМОВАның ике мәзәген тәкъдим итәбез. Тагын да әлеге темага язмалар көтеп калабыз.
Бер исерек ир үзенең дустын төнлә өенә алып кайта да, бүлмәләрен күрсәтеп йөри башлый:
– Менә бу – кухня, монысы – зал, ә бу бүлмә – безнең йокы бүлмәсе. Бу йоклап яткан кеше – минем хатыным, аның кырында ятканы – мин булам, – ди ул.
Бер ир дустын очраткач, мактанырга тотына::
– Өйләндем бит әле, хатыным бик әйбәт, көлеп кенә тора, кил, таныштырырмын, – ди.
Бераздан тагын очрашалар.
– Килдем. Чынлап та көләч икән хатының. Шулхәтле көлдек, хәтта караваттан егылып төшкәнбез.